Алексеевск аграр көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексеевск аграр көллияте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Алексеевск аграр көллияте
Нигезләү елы 1979
Урын Русия байрагыТатарстан байрагы Алексеевское
Адрес 422900 ТР Алексеевское Төньяк ур., 8нче йорт.
Сайт http://agro-college.ucoz.ru
Көллият бинасы
Көллиятнең иске бинасы

Алексеевск аграр көллияте, «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автономияле һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Алексеевский аграрный колледж) — Татарстанның Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә (1965 елдан шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. 2011 елдан Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә[2]. «Татарстанның элиталы орлыклары» (рус. Элитные семена Татарстана) берлегенә керә[3].
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[4].
Директор (2017 елдан) — Александр Алексей улы Солдатов.
Көллиятнең күзәтү шурасы рәисе — Айрат Хәйруллин, «Кызыл Шәрык Агро» ААҖ җитәкчесе, IV-VI чакырылышлар РФ Дәүләт Думасы депутаты[5][6]

Филиаллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Филиал җитәкчесе — Замир Йосыф улы Зарипов.

Филиал җитәкчесе — Рәис Ринат улы Хәсәнов[7].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елда Алексеевское бистәсендә 4нче Лаеш һөнәри-техник укуханәсенең (ПТУ-4) филиалы ачыла. Беренче директоры — Дамир Салих улы Мөхетдинов.

1979 елда мөстәкыйль 31нче авыл урта һөнәри-техник укуханәсе (ССПТУ-31) ачыла.

1984 елда 97нче һөнәри-техник укуханә (СПТУ-97) итеп үзгәртелә. 1989 елда 300 урынлык яңа уку корпусы, 150 урынлык тулай торак сафка баса.

1994 елдан 97нче һөнәри укуханә (ПУ-97). 1998 елда көллият музее оештырыла.

1999 елда 97нче һөнәри укуханә 97нче һөнәри лицей (ПЛ-97) итеп үзгәртелә.

2007 елдан Алексеевское аграр көллияте. Шул ук елны көллияткә Әлки районынының 95нче Базарлы Матак һөнәри укуханәсе филиал итеп кушыла.

2013 елда Яңа Чишмә районының 118нче Яңа Чишмә һөнәри укуханәсе көллияткә филиал итеп кушыла.

Көллияттә 19 юнәлеш буенча 7 меңнән артык белгеч әзерләнгән.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976-1979 Дамир Салих улы Мөхетдинов; 1979-1981 Михаил Яковлевич Круглов; 1981-1994 Леонид Васильевич Валдавин; 1994-1998 Валентина Вениаминовна Зайцева; 1998-20?? Николай Николаевич Сторожев, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; Валерий Фадеев; Сергей Владимирович Денисов; 2017 елдан Александр Алексей улы Солдатов[8].

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017-2018 уку елына Алексеевск аграр көллиятенә (филиаллары белән бергә) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[9] буенча 250 студент кабул ителә.

  • Аш-су остасы, кондитер
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты
  • Җәмәгать туклануы азык-төлек технологиясе
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Ветеринария[10]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]