Лаеш
Лаеш | |
---|---|
Ил | Русия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Лаеш районы |
Координатлар | 55°24'N, 49°33'E |
Нигезләнгән | 1557 |
Халык саны | 7 735 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | +7 84378 |
Почта индексы | 422610 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Лаеш (лат. тат. Layış, рус. Лаишево) — Татарстан шәһәре, Лаеш районы үзәге, Казаннан көньяк-көнчыгышта 62 км. ераклыкта Куйбышев сусаклагычы ярына урнашкан. Район территориясе аша Казан–Саескан тавы–Лаеш–Әлмәт автоюлы үтә, бер тармагы Лаешка борыла.
Халкы – 7 735 кеше (2010).[1]
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Үткәндә – Идел Болгары шәһәрләренең берсе. Рус авылы буларак 1557 елда нигезләнә.
1781 елда Казан калгайлыгы Лаеш өяз шәһәре барлыкка килә.
1926 елдан – авыл,
1950 елдан – шәһәр тибындагы поселок.
2004 елдан – шәһәр.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1840[2] | 1866[3] | 1897[4] | 1913[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2 609 | 3 473 | 3 743 | ~4 600 | ~4 000 | 6 211 | 5 539 | 6 706 | 7 067 | 7 730 | 7 735 |
Төп милләтләр:
- 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 21,8%, руслар — 74,9%, чуашлар — 1,4%.
- 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 24,4%, руслар — 72,4%, чуашлар — 1,1%.
Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Азык сәнәгате:
- "Лаеш кошчылык комплексы" ЧҖҖ
- Лаеш сөт заводы
- "Лаеш азык-төлек комбинаты" ЧҖҖ
- "Лаеш балык заводы" ЯАҖ
- "Юбилейная" ЯАҖ
- Җиңел сәнәгать ширкәтләре:
- "МПП "Промтекс" ЯАҖ
- Лаеш әсфәлт-бетон заводы
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мәдәният йорты
- үзәк район китапханәсе
- төбәкне өйрәнү музее
- бассейн
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Лаешта Балалар сәнгать мәктәбе, мәктәптән тыш эш үзәге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (БЯСМ), балалар һәм яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе, 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе, гимназия, коррекция мәктәбе, Лаеш техник-икътисад техникумы эшли (2017).
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Казан губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
- ↑ Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
- ↑ 5,0 5,1 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/laishevo/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны