Каравон
Каравон | |
![]() | |
... хөрмәтенә аталган | әйлән-бәйлән[d] |
---|---|
Дәүләт |
![]() ![]() ![]() ![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Лаеш районы, Никольское авыл җирлеге[d] һәм Карай |
Рәсми бәйрәм | Татарстан[1] |
Төп тема | рус фольклоры[d][1], фестиваль[d][1] һәм бәйрәм[1] |
Жанр | фольклор |
Кулланылган тел | рус теле |
Багышланган | Могҗиза кылучы Микулай[d][1] |
Беренче күренеше | XVI гасыр[1] |
Елның көне | 22 май, 23 май һәм 24 май |
Мирас статусы | рәсми бәйрәм[1] |
![]() |
Каравон (Каравон бәйрәме) — Татарстанның дәүләт бәйрәме, Лаеш районы Рус Никольское авылында узучы республика (2011 елдан бөтенрусия) рус фольклоры фестивале. Исеме хоровод атамасыннан алынган.

Максат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстанда рус фольклорына игътибарны арттыру, борынгыларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Татарстан территориясендәге рус авылларында XVI гасырдан үткәрелеп килә.[2] Бәйрәмнең 300 елдан артык тарихы бар. Элгәре православие дине изгесе Николай Чудотворецның престол бәйрәменә (22 май) өстәмә буларак үткәрелгән. Аннары (татар халкындагы Сабантуй кебек үк) язгы кыр эшләре тәмамлануны бәйрәм итү элементлары да өстәлгән. Советлар хакимияте урнашкач, Каравон фольклор бәйрәме буларак уздырылып килсә дә, сугыштан соң диннәрне кысу сәясәтенә бәйле, 1955 елдан Каравонны да үткәртми башлыйлар.[3] Узган гасырның 90- елларында матур традицияне яңарталар: 1988 елда «Каравон» фольклор ансамбле оеша.
2003 елда Татарстан президенты указы белән бәйрәмгә дәүләт бәйрәме рәсми статусы бирелә.
2011 елдан Бөтенрусия фестивале рәсми статусын ала.
2017 елның 21 маенда XXV Бөтенроссия «Каравон» рус фольклоры фестивале ачылды[4].
Бәйрәм итү тәртибе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Лаеш районы Рус Никольское авылына Татарстаннан, Удмуртиядән, Мари Элдән, Россиянең башка төбәкләреннән фольклор иҗат төркемнәре (берничә мең кеше) килә. Аларның күпчелеге рус милли киемнәре кия. Фестивальдә катнашучылар бәйрәм кунакларына Идел буе православие дине традицияләренә нигезләнгән этник театральләштерелгән тамашалар, җырлар, биюләр күрсәтәләр. Борынгыдан килгән һөнәрчелек кәсепләре буенча мастер-класслар күрсәтелә. Авылның үзәк урамы ярминкә урамына әверелә. Урамның үзәгендә, Никола чиркәве тирәсендә бәйрәмнең символы булган зур хоровод – каравон оештырыла. Каравонда биючеләр, чәнти бармакларыннан тотынышып, кояш йөреше буенча «үрдәк адымы» белән әйләнәләр, түгәрәкне я зурайталар, я кыса баралар.
Танылган бәйрәм кунаклары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Славянские напевы» рус фольклор төркеме
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Артем Кузнецов. Дустанә Каравон. «События недели», 2015 ел, 29 май-4 июнь.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Каравон турында «Атна вакыйгасы» сайты 2015 елның 26 май көнендә архивланган.(рус.)
- Фотолар карарга 2016 елның 29 май көнендә архивланган.