Мамадыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мамадыш latin yazuında])
Мамадыш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Мамадыш районы
Координатлар 55°42'57.6"тн, 51°24'36.0"кнч
Нигезләнгән 1391
Мәркәз биеклеге 80 м
Рәсми тел [[рус теле, татар теле]]
Халык саны 14 432 кеше
Милли состав татарлар, руслар һ.б
Дини состав Ислам, христианлык һ.б.
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды +7 85563
Рәсми сайт mamadysh.ru/

Мамадыш (лат. тат. Mamadış, рус. Мамадыш) — Россия байрагы Россия Федерациясендәге Татарстан Республикасының Мамадыш районы үзәге, Казаннан 167 км көнчыгышта урнашкан. Кама алды төбәгендә, Нократ елгасының (Чулманның кушылдыгы) уң ярына, Ушмы елгасы койган урында, Казан-Екатеринбург линиясендәге Кукмара тимер юл станциясеннән 80 км көньяк-көнчыгышта урнашкан. Нократ елгасында пристань.

Халык саны: 14 432 кеше (2010).[1]

* Туган якны өйрәнү музее

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар авылы буларак барлыкка килә. Аның урынына беренче күчеп утыручының исемен йөртә. ХVII гасырдан анда руслар күченеп утыра башлый. Изге Троица храмы җиткерелгәч, Троицкое авылы дип атала. 1781 елдан Мамадыш – өяз шәһәре. Район 1930 елда оештырыла.

1921 елның ахырында Мамадышта эшләп килгән педагогия курслары ябыла. Сәбәбе: укыту өчен әсбаплар, кабинетлар, мастерскойлар һәм иң мөһиме — педагоглар җитешмәү. Күп кенә фәннәр бөтенләй укытылмый. Курсларны Алабугадагы шундый ук курсларга кушалар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[2] 1866[3] 1897[4] 1913[5] 1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[1]
3 655 3 619 4 195 ~5 900 ~7 700 9 023 9 663 10 326 11 835 13 509 14 432

Төп милләтләр:

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Мамадышнефтепродукт" ҖЧҖ
  • шәһәр электр челтәрләре
  • "Мамадыш агач эшкәртү комбинаты" ААҖ
  • "Мамадыш спирт заводы"
  • "Мамадыш сыр-май комбинаты"
  • "Мамадыш ашлык кабул итү предприятиесе" ААҖ
  • "Мамадыш балык заводы" ААҖ
  • Мамадыш урман хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бодай, арыш, арпа, солы, борчак, бәрәңге, җитен үстерелә. Терлекчелекнең төп юнәлешләре-сөтчелек, дуңгызчылык, җәнлекчелек.

Авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче ширкәтләр: "Агрохимсервис".

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Нократ" ("Вятка") матбугат-мәгълүмат дәүләт учреждениесе.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-05-25 
  2. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  3. Казан губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
  4. Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
  5. 5,0 5,1 http://tatarile.org/maglumat/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%D0%B1%D1%83%D0%B0-1
  6. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны