Җитен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җитен latin yazuında])
Җитен
Сурәт
Халыкара фәнни исем Linum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Льновые[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр L. usitatissimum[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
Бүләкләр
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=6875[5]
 Җитен Викиҗыентыкта

Җите́н (лат. Línum), җитенчәләр гаиләлегеннән бер яки күпьеллык үләнчел үсемлек ыругы. Якынча 230 төре билгеле, иң киң таралганы игүле җитен – Евразия астөре, 4 төрдәге төркемне үз эченә ала: озын җитен яисә сүс җитене; май җитен яки көдрәш, урта җитен һәм шуышма җитен.

Сүс һәм май үсемлеге буларак үстерелә. Килеп чыгышы – Һиндстан һәм Кытайның, Урта диңгез һәм Кавказ аръягының таулы районнары. Гөрҗистан территориясендә (Колхида), Мисырда – безнең эрага к.адәр берничә мең ел элек, Европада – безнең эрага кадәр 2 нче меңьеллыкта культуралы үсемлек буларак игелә башлый. Россиядә 10-13 йөзләрдә барлык җирләрдә таралган була. 15 авыл хуҗалыгы культуралары арасында җитен Идел буе Болгар дәүләтендә игелә. 1960 елларга кадәр Россиянең кара туфраклы зоналарында, шулай ук Кама алдында төп техник культура буларак санала.

Җитеннең сүсе бик озын күзәнәкләрдән (сабакның кабык өлешендә бәйләм булып җыелган гади сүсләрдән) тора, аның озынлыгы сабакның ботакланмаган өлешенең озынлыгына бәйле. Җитен сүсеннән төрле максатлар өчен тукымалар эшләнә. Озын җитен 80-100 см лы һәм аннан да биегрәк, озын шома сабаклы, аз сандагы орлык җимешле (тартмачыклы), нигездә, сүс алу өчен үстерелә, уртача 25% сүс һәм 10% ка кадәр майдан тора (майлылыгы - 37% ка кадәр). Көдрәш җитен - май культурасы, 30-35 см биеклектәге кыска сабаклы, сабак төбендә нык ботакланган, күп санда тартмачыклары бар (200 данәгә кадәр); 52% ка кадәр майдан торган орлыклары югары уңыш бирә, бу май азык-төлек һәм медицина сәнәгатендә, буяу, лак, олиф эшләгәндә, кыска сүсләре капчык, брезент, шпагат ясаганда кулланыла. Урта җитен үзенең сыйфатлары буенча озын җитен белән көдрәш җитен арасында урталыкны алып тора.

1998дән Татарстанда озын җитен яңадан җитештерелә башлый. 2008дә Мамадыш, Саба районнарында 880 га мәйданда үстерелә.

Җитен мае[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитен орлыгыннан борынгыдан май ясалган. Аны соңыннан ризык әзерләгәндә дә кушканнар. Моннан тыш авыруларны дәвалау чарасы итеп тә кулланганнар. Җитен орлыгы үсемлек майларына бай. Бигрәк тә организм өчен әһәмиятле булган омега-3 һәм омега-6 май кислоталары күп анда. Әлеге кислоталар организм эшчәнлегенең һәр процессына йогынты ясый. Моннан тыш җитен орлыгында А, В, Е, Р витаминнары, аксым, биологик актив матдәләр дә күп. Җитен уникаль үсемлек, аны дөрес итеп файдаланган очракта атеросклероз, йөрәкнең ишемия авыруы, кан әйләнешенә бәйле рәвештә килеп чыккан чирләрдән, тромбозлардан, хәтта яман шеш авыруына каршы торырлык итеп организмны ныгытырга була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]