Яман шеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Яман шеш – ул организмның яшәве өчен куркыныч шеш, патологик «яхшы шеш»тән аермалы буларак. Яман шеш яман күзәнәкләрдән гыйбарәт. Рак (карцинома) – эпителий (тирене) җәрәһәтләгән яман шешнең бер төре.

Яман шеш шунысы белән куркыныч: ул башка органнарга күчеп, аларда да метастаза барлыкка килә. Ул кан тамырлары, лимфа төерләре аша бөтен организмга тарала һәм аны берничек тә, химик препаратлар белән дә дәвалап бетереп булмый.

Гади күзәнәкләр җәрәһәтләнгән очракта апоптозга дучар булалар (А). Яман шеш күзәнәкләре исә апоптозга бирешми һәм бүленергә дәвам итәләр (В).

Халыкара яман шеш авырулары союзы тарафыннан 2005 елдан алып 4 февральдә төрле чаралар оештыру каралган. Алар киң җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтү һәм халыкка авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч, киң таралыш алуы турында искә төшерү максатларын күз уңында тоталар.

Статистика буенча 2005 елда Русиядә яман шеш белән авыручы 2,3 млн. кеше теркәлә, ә бу исә 1995 ел белән чагыштырганда 1,75 млн. кешегә күбрәк дигән сүз. Һәр ел саен якынча 400-500 мең кешедә әлеге авыру ачыклана булып чыга.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала үлем-китем сәбәпчесе буларак ямаш шеш авыруы икенче урында тора. Статистика дөньяда ел саен 9 миллион кешедә яман шеш чире табылуы һәм 6 миллионга якын кешенең яман шештән үлүе турында бәян итә.

Яман шеш төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә яман шешнең 100дән артык төре билгеле. Чирнең иң күп өлешен тән тиресе яман шеше тәшкил итә. Ул бигрәк тә хатын-кызларда очрый. Төп сәбәбе – кирәгеннән артык кояшта кызыну. 2010 елның җәендәге аномаль эсселек артымга зур этәргеч биргән.

Яман шеш статистикасының икенче баскычында үпкә яман шеше тора. Бу әгъзада рак күзәнәкләре аеруча да актив үрчи, кан әйләнешенең тизлеге аларның тиз таралуына да китерә. Әлеге чир тәмәкечеләрдә һәм хроник бронхитлыларда еш очрый. Шуның өчен һәр кеше елына бер тапкыр флюорография тикшерүе үтәргә тиеш. Бу – яман шешне беренче стадиядә ачыклауның төп юлы.

Өченче урында сөт бизләрендәге яман шеш тора. Ул күбрәк хатын-кызларның репродуктив органнарында гормоннар эшчәнлеге бозылуга бәйле. Бу мастопатия китереп чыгара, соңгысы турыдан-туры яман шешкә әверелергә мөмкин. Башка сәбәпләр дә бар. Ракны башлангыч этапта ачыклар өчен хатын-кыз күкрәген капшап карап үз тикшерүен үткәрергә тиеш. Шикле каты төерләр тойса, кичекмәстән табибка күренү мөһим. Моның өчен дәваханәдә маммография кабинеты эшли.

Юан, туры эчәклекләрдә һәм хатын-кызларның җенси органнарында яман шеш авырулары да еш очрый. Беренче очракта чир күпчелек дөрес тукланмау аркасында килеп чыкса, икенчесендә шешкә “гомер” бирүче папиллома вирусы сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа да һәр хатын-кызга елына ике тапкыр гинекологка күренү мәҗбүри.[1]

Әгәр тән температурасы айдан артык 37-37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса, җенес органнарыннан гадәти булмаган бүлендекләр килсә, ир-егетләрдә бәвел чыгару кыенлашса, онкологка күренергә кирәк.

Симптомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыру билгеләре организмның кайсы урында булуына карап, төрлечә булырга мөмкин. Әгәр ашказанында икән – аппетит югалу; үпкәдә икән – озак вакытка сузылган какырык бүленеп чыгу; бавырда икән – кешенең тәне саргаю; башта икән – авыртуны баса торган дарулар кабул иткәч тә, авырту басылмау кебек билгеләр кешене “миндә яман шеш түгел микән“ дип сагайтырга тиеш. Күпчелек очракта аны башлану чорында бары тик тикшеренү узган очракта гына ачыкларга була.[2]

Ашказаны яман шеше авыруның мәкерлелеге шунда, аны алдагы ста­дия­ләрендә белеп булмый. Сәламәт кеше рагы дигән төшенчә бар. Шеш кечкенә һәм ашказаны эшчәнлеген бозмый икән, үзен клиник яктан сиздерми. Кеше авырмый, бернидән зарланмый, ә аның ашказанында яман шеш үсә бирә. Шуңа күрә ракның азган очраклары да арта. Бу безнең көчсезлектән түгел, начар да эшлә­мибез, авырулар да мәгъ­лүматлы, фәкать рак авыруы мәкерле. Шеш үсеп, ашказанындагы тукымаларны зарарлагач кына аның симптомнары беленә башлый — кешедә ризыкка, аеруча иткә тартылу юкка чыга, аппетит кача, аз гына ашау бе­лән эч авырта, косасы килә башлый. Кеше аз ашый, тамагы тук кебек хис итә. Бер сәбәпсез ябыгу да шеш аркасында булырга мөмкин. Азканлылык башланып, кешенең йөзе дә күзгә күренеп агара.[3]

Сәбәпләре һәм диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мондый күрсәткечләргә китерүче сәбәпләрне барлаганда алгы планга экологиянең бозылуы, төрле стресслар, кояш һәм ясалма радиацияләрнең артуы, начар гадәтләр, көнкүрештә киң кулланылучы төрле химик (савыт-саба һәм кер юу, ремонт үткәрү) чаралар һәм башкалар чыга. Икенче урында – тәмәкене тарту.

Өченче фактор – ул эчкечелек. Ирләр ашказаны, үт куыгы, бавыр рагы белән күп авырый. Яман шеш бавырның дөрес эшләмәвеннән барлыкка килә. Алкоголь нәтиҗәсендә ашказаны функциясе бозыла, бавырдагы күзәнәкләр үлә, кешенең иммунитеты начарлана.

Дүртенче мөһим фактор – дөрес тукланмау. Беренче, икенче ашлар белән ризыкланганнан соң, эчне сыеклык белән тутырабыз. Кеше өстәл яныннан туеп китәргә тиеш түгел. Кирәгеннән артык ашау нәтиҗәсендә матдәләр алмашы бозыла, ә бу үз чиратында органнарны туздыра, аларның функциясе бозылуга китерә. Бавыр барлык ризыкны да эшкәртеп бетерә алмый. Күкрәк яман шеше дә күбрәк таза хатын-кызларда очрый.

Моннан тыш яман шешкә башка чирләр сәбәпче булуы да мөмкин. Бигрәк тә йогышлы чирләр мәкерле. Мәсәлән, паразитлы авырулар төркеменә кергән шистосомоз бәвел куыгын һәм бавырны зарарлый. В гепатиты, папилломнар, иммунодефицит вируслары һәм кайбер бактерияләр дә яман шешне барлыкка китерүдә катнашуы ихтимал. Монда, әлбәттә, кешенең исәнлеге какшагач кына табибны искә ала торган гадәте барлыгын, шушы рәвешле үзенең сәламәтлегенә карата битараф булуын да истән чыгарырга ярамый. Һәрхәлдә, күпьеллык нәтиҗәләр белгечләргә шушындый нәтиҗә ясарга нигезлек бирә. Шул ук вакытта белгечләр бүген яман шеш бөтенләй дәвалауга бирешми дигән нәтиҗә дә ясамый. Чөнки яман шешнең кайбер формаларына каршы чаралар табылуы аны башлангыч стадиядә дистәләгән елларга, хәтта бөтенләйгә дә чигенергә мәҗбүр итә. Ә кайбер очракта аның соңгы стадиясендә дә өметне өзәргә ярамый, диләр белгечләр. Чөнки һәр организмның чиргә каршы тору сәләте үзгә.

Белгечләр фикеренчә, авыруның барлыкка килү сәбәпләре билгеле, ә бу үз чиратында яңа очракларның өчтән берен булдырмый калырга ярдәм итә. Яман шешне барлыкка килгән чорынды ук күреп алып, тиз арада дәвалау савыгуга китерә ала.

Яман шешнең башлангыч I, II стадияләрендә 60-80 % кеше терелә. Гомумән алганда, рак белән авыручыларның 60 %ы сихерче, экстрасенсларга йөреп соңара. Соңгы стадияләрдә генә безгә киләләр, кайларда булганлыкларын яшерәләр. Гипноз белән яман шешне җиңеп булмый, ул вакытлыча тынычландыра гына. Лимфоүзәкләрдә метастаз төрле стадиядә дә башланырга мөмкин. Бавыр һәм үпкә аеруча тиз метастаз бирә. Ул төрле органнарда үлчәмгә карап та төрлечә була. Тирәнгәрәк керсәң, яман шешнең 16 стадиясе бар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча нурланыш терапиясенә якынча 70% онкологик авыру мохтаҗ. Русиядә исә авыруларның 30%ына гына аны алу бәхете тәти.

Бүгенге көндә алып барылган скрининг кебек колачлы тикшеренүләр дә чирне иртә ачыкларга һәм дәвалауның нәтиҗәлегенә ярдәм итә. Скрининг үтә дә кыйммәтле компонентларны үз эченә ала. Ул молекуляр-генетик дәрәҗәдә тестлар үткәрүне таләп итә. Аны куллана башлаганнан алып яман шешкә бәйле үлем очракларының кими башлавы күзәтелә. Бу бигрәк тә АКШ һәм Европа илләре мисалында ачык күренә. Скрининг программаларын эшләп, анда мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү Русия өчен дә үтә актуаль мәсьәлә.

Илләр буйлап авырулар саны һәм үлем-китем статистикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үпкә рагы буенча — Италия, Бөек Британия, Алмания, күкрәк яман шеше — Төньяк Америка, Европа илләре, ашказаны — Америка (елына 1 миллион кеше үлә), Япония, Русия (елына 45 мең кеше үлә), тире — Англия, Тасмания утравы, бавыр — Кытай, аналык җиңсәсе рагы буенча үсеп килүче илләр (үлемечле очракларның 90 проценты) алда килә. Израильдә яман шеш чиреннән үлү очракларының күп булуына карамастан (30 процент), биредәге медицина да ракны җиңүгә таба кыю атлый.

Русиядә онкология өлкәсендәге хәлне түбәндәге саннар билгели. Безнең илдә барлыгы 2 миллион ярым кеше яман шеш чире белән авырый. Бу Европа илләрендәгегә тиң күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Франциядә генә 2 миллион кешенең рактан җәфа чигүе билгеле. Русиядә ел саен яман шеш белән авыручы 300 мең кеше үлә, ягъни һәрбер бишенче кеше шушы сәбәпле якты дөнья белән хушлаша. Ирләрдә, гадәттә, үпкә, ашказаны, простата бизе, ә хатын-кызларда күкрәк бизе, ашказаны, эчәк рагы ешрак очраса, соңгы елларда ирләрдә беренче урынга трахея, бронх, үпкә, ашказаны, тире рагы чыккан. Хатын-хызларда да бу яклап үзгәрешләр күзәтелә. Хәзер иң тәүдә бала табу системасында, җенси органнарда һәм үпкәдә яман шеш ешрак табыла башлаган. Бу рәхимсез чирдән үлү очракларын төркемнәргә бүлгәндә хатын-кызларга караганда ирләр арасында яман шеш белән авыручыларның һәм үлүчеләрнең 10 процентка артык булуы күренә.

Татарстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда республикада 11 578 кешегә яман шеш диагнозы куелган. Бу көн саен 32 кешедә рак ачыкланган дигән сүз. 2009 елның 1 гыйнварына республикада 58 869 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. 2008 елда 6 643 кеше рактан вафат булган. Уртача алганда, ел дәвамында һәр көн саен 18 авыру якты дөнья белән хушлашкан.

Татарстанда яман шеш авыруы кайсы органнарда күбрәк күзәтелгән? (2008 ел йомгаклары буенча, % ларда): юан эчәк – 11,5; үпкә – 11,5; күкрәкләр – 11,4; тире – 10,3; ашказаны – 9,5; җенес органнары – 8,3; лейкоз, ЛУ – 4,7; простатит – 4,6; сидек куыгы – 2,1; башкалар – 26,1.[4]

2014 елда онкология белән авыручыларның саны дүрт процентка артты, шуңа да карамастан уңай үзгәреш бар. Элек яман шеш авыруларын вакытында ачыклау 54 процент тәшкил итсә, хәзер ул 57 процентка җитте. Әлеге чир белән авыручы кешеләр озаграк яши башлады. 2014 нче елның азагына онкология белән учетта торучылар саны 85939 кеше исәпләнгән. Онкологиянең төрләренә килгәндә, беренче урында - тән тиресе рагы, икенче урында сөт бизләре рагы, өченче урында - калын эчәк.[5]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]