Яңавыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәһәр
Яңавыл
Байрак
Байрак
Ил
Русия
Төбәк
Башкортстан
Район
Нигезләнде
Халык саны
25 894[1] кеше
Милли тәркип
татарлар, руслар, удмуртлар
Телефон коды
+7 34760
Почта индексы
452800
Рәсми сайт
Яңавыл (Россия)
Red pog.png
Яңавыл (Башкортостан)
Red pog.png

ЯңавылБашкортстандагы шәһәр (1991 елдан), район үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына халык саны 27457 кеше тәшкил иткән.[2] Күпчелек халкы татарлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ХХ гасыр башына хәзерге район үзәге урынында таркау гына ике авыл — Яңавыл һәм Иванай булган. Алар арасында — урман һәм чәчүлекләр. Ә хәзерге Җиңү урамы урынында кеше үтә алмаслык сазлык яткан.

Яңавыл КазанЕкатеринбург тимер юлындагы станция буларак 1912 белән 1916 еллар арасында барлыкка килә. 1930 елда район үзәге Кызыл Октябрь бистәсендә урнашкан була. 1933-34 елларда локомотив депосы, электр станциясе, кирпеч заводы һәм башка мөһим объектлар төзелә.1938 елны Яңавыл станциясе, Кызыл Октябрь бистәсе һәм Иванай авылы Яңавыл эшчеләр бистәсе буларак берләштеләр. Акрынлап сәнәгать үсеше колач ала, кирпеч, май заводлары, элеватор сафка керә. Бу вакытка авылларда да зур үзгәрешләр була һәм 1935 ел ахырына колхозлашу тәмамлана. Сугыш алдыннан районда 66200 кеше булып, аларның 11861е Яңавылда яшәгән.[3]

1964 елда районда нефть ятышларын үзләштерә башлау аны икмәкле генә түгел, нефтьле дә итә.

1991 елны шәһәр статусы бирелгән.Бүген шәһәрдә 40тан артык зур һәм уртача предприятие бар. Шәһәрдә Башнефть филиалы белән УДНГ "Краснохолмский" урнашкан. 2011 елның февралендә сафка баскан Яңавыл сөт заводы тәүлегенә 40 тонна сөт эшкәртеп, 10 төрле продукция җитештерә. Монда 73 кешегә эш урыннары булдырылды.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 1993[4] 1996[4] 1998[4] 2000[4] 2001[4]
11 900 15 843 20 115 21 839 25 727 27 200 28 500 28 700 29 100 29 300
2002[9] 2003[4] 2005[4] 2006[4] 2007[4] 2008[10] 2009[11] 2010[12] 2011[4] 2012[13]
27 909 27 900 27 300 27 100 27 200 21 748 27 500 26 924 26 900 26 669
2013[14] 2014[15] 2015[16] 2016[1]
26 597 26 297 26 074 25 894

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район газетасы татар (Яңавыл таңнары) һәм рус[17] телләрендә чыга.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр мәдәният сарае каршында Республикада билгеле, халык театры исемен йөртүче татар театраль коллективы эшли.[18]

Яңавылда танылган татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова туган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Калып:Население/2016AA
  2. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel.
  3. Башкортстанның төньяк капкасы
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 Народная энциклопедия «Мой город». Янаул. 9 октябрь 2013 көнне тикшерелгән. 9 октябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  5. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу(рус.). Демоскоп Weekly. 25 сентябрь 2013 көнне тикшерелгән. 28 апрель 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  6. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.(рус.). Демоскоп Weekly. 25 сентябрь 2013 көнне тикшерелгән. 28 апрель 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  7. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.(рус.). Демоскоп Weekly. 25 сентябрь 2013 көнне тикшерелгән. 28 апрель 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  8. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. 22 август 2011 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  9. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. 3 февраль 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  10. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  11. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. 2 гыйнвар 2014 көнне тикшерелгән. 2 гыйнвар 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  12. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. 20 август 2014 көнне тикшерелгән. 20 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  13. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 31 май 2014 көнне тикшерелгән. 31 май 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  14. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 16 ноябрь 2013 көнне тикшерелгән. 16 ноябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  15. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. 2 август 2014 көнне тикшерелгән. 2 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  16. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. 6 август 2015 көнне тикшерелгән. 6 август 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  17. "Янаульские зори". Общественно-политическая газета района и города
  18. Башкортстанның Яңавыл театры яңа иҗат елын ача

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк бизәк — Яңавыл, йолдыз булып яна ул!