Урта Әләзән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урта Әләзән latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Урта Әләзән
Нигезләнү датасы 1681
Дәүләт Flag of Russia.svg Русия
Flag of Russia.svg Русия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Урыс патшалыгы
Нәрсәнең башкаласы Среднеелюзанский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Среднеелюзанский сельсовет[d][1], Городище районы һәм Күзнәй өязе
Халык саны 8779 (2010)[2]
Почта индексы 442327

Урта Әләзән — татар авылы. Пенза өлкәсенең Городище районында урнашкан. Райондагы өч татар авылының берсе. Дөньядагы татар авылларыннан иң зрусы буларак санала. Урта Әләзән авыл җирлегендә 2450 хуҗалыкта 9410 кеше яши (кечкенә Смычка авылы белән бергә).

Урта Әләзәндә 2011 елның 10 аенда 122 бала дөньяга килгән. 700 гаиләдә ким дигәндә өч бала тәрбияләнә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1681 елның 5 сентябрендә Темниковтан күчеп килгән татарлар тарафыннан нигезләнә.

Авыл атамасы мордвачадан алязань калмо – «түбән үзән каберлеге»н аңлата.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта Әләзәндә ике мәктәп бар. Беренче санлы мәктәптә — 767, икенче санлысында 470 бала белем ала.

Мәктәптә бөтен юнәлешләр дә үстерелә. Программа кысаларында футбол мәйданчыгы төзедек. Кыш көне ул хоккей мәйданчыгына әверелә.

Татар теле һәм әдәбияты беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр укытыла. Дүртенче-бишенче сыйныф укучылары ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнә.

Мәктәптә тегүчеләр түгәрәге эшли. Бирегә йөрүче кызлар татар милли киемнәренең сызымын сызып, тегеп сата.

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта Әләзәндә 66 КФХ, шулардан 8 - уртача зурлыкта, 38 кибет, 24 кече сату ноктасы, 6 аптек, 3 ягулык салу ноктасы, 2 пилорам. Авылда барлыгы 2641 кешегә эш бар.

Урта Әләзән күренеше

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фатих Бәхтиев (1905-1982), агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1947), профессор (1954).

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. http://www.webcitation.org/6RCqnCaVO