Лакау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лакау latin yazuında])
Лакау
Карта
Ил Россия
Өлкә Пенза өлкәсе
Район Вадинск районы
Координатлар 53°49'тн, 42°52'кнч
Беренче телгә алу 1686
Халык саны 333 кеше
Милли состав татарлар, руслар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атама Татарская Лака

Лакау (рус. Татарская Лака) — Пенза өлкәсенең Вадинск районына керүче татар авылы. Татар Лакасы авылы советына керә. Вадинсктан 15 км ераклыкта урнашкан.

Иң борыңгы мишәр авыллары рәтенә керә. Элекке Керенск өязе башка татар авыллары шикелле ук ул руслар килгәнче корылган була. Нугай яуларын туктату өчен беренче ныгытма линияләре бу авыллар аша узган.[1] Биредәге татар-казаклар чик хезмәтен башкарганнар.

Авылда 2004 елда 111 йортта 333 кеше яшәгән. Хәзер авылның күпчелеген руслар тәшкил итә. Рус чиркәве төзелгән.

Авыл атамасы фин-угырча чорма, манара мәгънәсен аңлата.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Р.Г. Мухамедова «Татары — мишари — Историко-этнографическое исследование» Москва: «Наука» 1972 г.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]