Оз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Оз latin yazuında])
Оз
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Усть-Узинский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Усть-Узинский сельсовет[d][1]
Почта индексы 442449
Карта

Оз (рус. Усть-Уза) — Пенза өлкәсенең Шемышейка районына керүче татар авылы. Шемышейкадан 10 км ераклыкта урнашкан.

Авылда 2004 елда 533 йортта 1436 кеше яшәгән.

Оз авылын 1683 елда Алмеш Елаев җитәкчелегендәге Темников һәм Саранск татарлары нигезләгән. Ул елны 20 кешегә 25 чирек җир биргәннәр.

1695-97 елларда озлыларны Азак каласына чик сакларга күчерәләр, анда алар каршы як ягына чыгалар. 1717 елда мондагы янәдән күчерелгән йомышлы татарларны кубанлылар әсир итә. Авыл соңрак яңадан корыла. Риваять буенча алар урынына Карамалы авылыннан килеп төпләнгәннәр. 1780 елга инде 212 йорт төзелә.

1991 елдан авылда мәчет эшли. Шулай ук китапханә, кибетләр, клуб, мәдәният йорты, мәктәп, колхоз, пекарня бар. Юллар асфальтланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]