Татар Кынадысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Кынадысы latin yazuında])
Татар Кынадысы
Карта
Ил Россия
Өлкә Пенза өлкәсе
Район Күзнәй районы
Координатлар 53°5'24"тн, 46°54'36"кнч
Халык саны 2366 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атама Татарские Канадеи

Татар Кынадысы (рус. Татарский Канадей) — Пенза өлкәсенең Күзнәй районына керүче татар авылы. Пенза өлкәсенең иң көнчыгыш ноктасында урнашкан. Ялгаш һәм Дәхтәрни белән «милли» авыл советын тәшкил итә. Тагын 7 км аша Сембер ягында зур Черкели авылы урнашкан. Бу авыллар инкыйлабка кадәр бер җәмгыять тәшкил иткәннәр.

Авылда 2004 елда 759 йортта 2402 кеше яшәгән.

1701 елда мондагы җирләр Пешлә авылының йомышлы татарларына һәм ясаклы мукшыларга бирелгән була. Мукшылар авылның Менәш ягында торганнар, хәзер татарлашканнар.

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гадел Кутуй туган авылы Татар Кынадысында аның музей-йорты бар һәм анда укытучы Талия Хәбибуллинаның тырышлыгы белән бик яхшы экспозиция эшләп куелган.
  • Җафәс Яфаров (1976–2000), спецназ офицеры, лейтенант, Россия Федерациясе Каһарманы (2000 елның 7 июле, һәлак булганнан соң).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]