Югары Әләзән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югары Әләзән latin yazuında])
Югары Әләзән
Карта
Ил Россия
Өлкә Пенза өлкәсе
Район Городище районы
Координатлар 52°58'тн, 45°48'кнч
Авыл советы рәисе Назиров Шәмил
Халык саны 3292 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Рәсми сайт аембура.рф

Югары Әләзән (рус. Верхний Елюзань) — Пенза өлкәсенең Городище районына керүче зур татар авылы. Городищедан 34 км ераклыкта урнашкан. Биредә авылны Аймбура дип йөриләр.

Авылда 2004 елда 819 йортта 3248 кеше яшәгән.

Югары Әләзәнне 1648 елда "чирек" татарлары нигезләгән. Авыл атамасы мордвачадан алязань калмо – «түбән үзән каберлеге»н аңлата.

Авылда мәктәп, амбулатория, китапханә һәм тарихи мәчет бар (19 гасырда корылган).

Мәктәптә 2010/11 уку елында 378, 2012/13 уку елында - 354 бала укыды. Укыту рус телендә алып барыла, татар теле дәрес буларак кына керә. Башлангыч сыйныфларда уку-укыту бик авыр бара, чөнки балалар мәктәпкә бер сүз русча белмичә киләләр.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]