Эчтәлеккә күчү

Салман (Пенза өлкәсе)

53°53′27″ т. к. 44°40′53″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салман (Пенза өлкәсе) latin yazuında])
Салман
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Каменно-Бродский сельсовет[d][1]
Халык саны 239 (2010)[2]
Почта индексы 442714
Карта

Салман (Югары Салман, Кәмәнәк, Югары Ташкичү, рус. Большая Салмовка, Верхняя Салмовка) — Пенза өлкәсенең Исса районына керүче татар авылы.[3]

Авыл Пенза өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, Ока-Дон түбәнлегенең көнчыгыш читендә[4], урман-дала зонасында, Ташкичү авыл советы үзәгеннән 5 км төньякта һәм Исса бистәсеннән 15 км көнбатыштарак урнашкан.[5].

Климаты

Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −11,5 °C (абсолют минимум −44 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 19,5 °C (абсолют максимум −38 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 467 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итә[4].

XVII гасыр ахырында Салман елгасы буенда Салман-Чишмә авылы буларак нигез салына, мөгаен, Инсар өязенең йомышлы темников татарлары тарафыннан нигезләнгәндер.[6][7] Алар монда XVI йөз ахырыннан — XVII йөз башна кадәр күзәтү һәм саклау хезмәтен үтәгән.[7] Озакламый күршегә алпавыт үз крестьяннарын урнаштыра. 1718 елда алпавытлар Иван һәм Василий Голосеиннар була. 1723 елгы ревизия буенча алпавыт крестьяннарыннан тыш йомышлы татарлар да күрсәтелә. 1745 елда Салман авылында бер сарай кешеләре — 5 ревизия кешесе, алпавыт крестьяннары — 3 җан, татар морзаларыннан җибәрелгән крестьяннар — 63 җан була. 1785 елда Пенза губернасының Инсар өязендә, княгиня Прасковия Васильевна Тугушевага (89 ревизия җаны) караган. XIX гасырның икенче яртысыннан Пенза губернасы Инсар өязе Трехсвятский волосте авылы. 1896 елда — 88 йорт.[6]

1877 елда мәчет булган. XIX гасыр ахырында православие динен тотучылар Леплейка авылы чиркәве мәхәлләсендә булалар. 1911 елда — бер община, 86 йорт, мәчет, татар мәктәбе, җил тегермәне, 2 кибет эшләгән.[6]

Халык саны
2010[8]
239

Авылда 2004 елда 102 йортта 288 кеше яшәгән.[3]

XIX гасыр уртасыннан мәчет эшләгән.[3][7]

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәдрәсә була. 1995 елда яңа мәчет ачыла.[7]

1994 елдан Югары Салман авылында үзешчән сәнгать коллективы эшли, Сабан туе үткәрелә.[7]

  1. ↑ ОКТМО
  2. ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность и размещение населения Пензенской области
  3. 1 2 3 Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9
  4. 1 2 Схема территориального планирования Вадинского района Пензенской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
  5. ↑ Shcherbakovka (en). GeoNames. әлеге чыганактан 2018-08-25 архивланган. 2021-02-20 тикшерелгән.
  6. 1 2 3 На портале «Суслоны».
  7. 1 2 3 4 5 Онлайн — энциклопедия Tatarica.
  8. ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность и размещение населения Пензенской области. әлеге чыганактан 2014-07-20 архивланган. 2014-07-20 тикшерелгән.