Али (Неверкин районы)
| Али | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Алеевский сельсовет[d][1] |
| Административ-территориаль берәмлек | Алеевский сельсовет[d][1] |
| Халык саны | 1081 (2021)[2] |
| Почта индексы | 442483 |
Али авылы (рус. Алеево) — Пенза өлкәсенең Неверкин районына керүче татар авылы.
Сыйфатлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]386 хуҗалыкта 1305 кеше яши (2011). Шул исәптән эш яшендәге 670 кеше, 298 пенсионер, 152 мәктәп баласы, 89 мәктәпкәчә яшьтәге бала. Ел саен уртача 12-16 бала туа. 2008 елда хәтта 22 сабый дөньяга аваз салган.
Авыл 70% газландырылган, 30% Интернетланган. Авылда 100 кеше эшли торган хуҗалык бар. Җир азлыгы (3 мең га) комачау итми. 10-15 км якын-тирәдәге авылларда җирне арендага алалар. Фермада 298 баш мөгезле эре терлек, хуҗалыкларда тагын 306 испәпләнә. Фермерларга эшне җәелдерергә шул ук җирсезлек комачаулый. Аның каруы эшмәкәрлек үсеш алган. 6 сату ноктасы, 1 АЗС, 3 такта яру җайланмасы.
1789 елны тартып алынган дворянлык титулларын кайтарырга йөргән сәүдәгәр Әхсән Еналеев гаризасында Илим-Кыдады елгасы башындагы җирләрне 1680 елда рус патшасы аның бабаларына бүләк ителүен раслаган борынгы ярлыклар турында язылган. 1747 елда Али авылындагы 279 җан Адмиралтействога беркетелгән. Аларга лашманчылык йөкләтелгән.
Авыл белән бәйле шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | эш урыны | үлем датасы | үлем урыны |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 1908 | Сөләйман Габдрәшитов | Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать академиясе | No/unknown value | No/unknown value |
