Татар Никольскоесы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Никольскоесы latin yazuında])
Татар Никольскоесы
Карта
Ил Россия
Өлкә Пенза өлкәсе
Район Пачелма районы
Координатлар 53°24'тн, 42°59'кнч
Халык саны 317 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атама Татарское Никольское

Татар Никольское (рус. Татаро-Никольское) — Пенза өлкәсенең Пачелма районына керүче татар авылы.

Авылда 2004 елда 116 йортта 317 кеше яшәгән.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татаро-Никольский һәм Никиткин авылларына 17 гасыр ахырында нигез салынган дип исәпләнә. Рус дәүләтенең татарларны чугындыруның беренче көчле басымыннан качып хәзерге Рязань өлкәсенең Кадым, Ермиш тирәләреннән татар морзалары монда киләләр. Татаро-Никольский авылында татар князләре Маминнар торса, Никиткинда татар морзалары Бегловлар торган. Мәсәлән, 1917 елның кагазләре буенча Татаро-Никольскийда 177 хуҗалык булган. Шуларның 127сендә гел Маминнар торган. Никиткин авылында 1917 елда 38 хуҗалык булган, шулардан 27 хуҗалыкта Бегловлар яшәгән. Көрше рус авылларында яшәүчеләр көбесе Маминнарның һәм Бегловларның крепостной крестьяннары нәселеннән. 18 гасырның беренче яртысында, Петр Беренче фәрманнары белән татар князләрен һәм морзаларын чугындыру көчәйгәч, бу рус крепостнойлар коллыктан азат ителгән. Шул вакытларда күп кенә Маминнар һәм Бегловлар татарларны изъ сәясәтеннән котылырга теләп хәзерге Башкортстан территориясенә къчеп киткәннәр. Никиткин һәм Татаро-Никольский авылларыннан совет заманасында да, аеруча 30нчы һәм 50 елларда, күп татарлар чыгып киткәннәр – кем Ленинградка, кем Мәскәүгә, кем Ростовка.

Татаро-Никольскийда татар теле 40 елдан артык инде укытылмый, совет заманында авылга күп татар булмаган кешеләр килә – хәзер авылның 376 кешесеннән 173 генә татарлар, 2 мукшы һәм 1 украин гаиләләре, калганнары руслар (2002 ел). Шуңа карамастан, мондагы татарлар әле үзләренең кенәз-морза бабаларын онытмыйлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]