Җафәс Яфаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җафәс Яфаров latin yazuında])
Җафәс Яфаров
Туган телдә исем Җафәс Җафәр улы Яфаров
Туган 28 ноябрь 1976(1976-11-28)
СССР, РСФСР, Пенза өлкәсе, Күзнәй районы, Ялгаш авыл җирлеге, Татар Кынадысы
Үлгән 6 март 2000(2000-03-06) (23 яшь)
РФ, Чечня, Урус-Мартан районы, Комсомольское
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хәрби
Ата-ана
  • Җафәр (әти)
  • Хәния (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче чечен сугышы
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясе Каһарманының Алтын йолдыз медале
Хәрби дәрәҗә лейтенант

Җафәс Яфаров, Җафәс Җафәр улы Яфаров (1976 елның 28 ноябре, СССР, РСФСР, Пенза өлкәсе, Күзнәй районы, Татар Кынадысы2000 елның 6 марты, РФ, Чечня, Урус-Мартан районы, Комсомольское) ― хәрби хезмәткәр, РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр спецназы офицеры, лейтенант, Россия Федерациясе Каһарманы (2000 елның 7 июле, һәлак булганнан соң).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елның 28 ноябрендә Пенза өлкәсе Күзнәй (Кузнецк) районы Ялгаш (Зур Труев) авыл җирлегенә керүче Татар Кынадысы авылында туган. Әтисе Җафәр, әнисе Хәния ― гади авыл кешеләре. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган. 1994 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләренә хәрби хезмәткә алына.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Сарытау югары хәрби команда училищесын тәмамлаган (1999). Әлеге хәрби уку йортын тәмамлагач, бүленеш буенча, лейтенант дәрәҗәсендә 3719 хәрби частьнең махсус билгеләнештәге батальонына взвод командиры итеп җибәрелә. РФ Эчке эшләр министрлыгы Эчке гаскәрләренең «Росич» махсус билгеләнештәге отрядында хезмәт итә.

1999 елдан 2009 елга кадәр дәвам иткән Икенче чечен сугышында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 2000 елның март башында «Росич» отряды составында Руслан Гелаевның 1000нән артык боевигы яшеренгән Комсомольское (Гой-Чу) авылын штурмлый.

Лейтенант Яфаров төркеме, урамнар киселешендә ныгытылган йортны яулап алып, Россия частьләренә авылга керүне тәэмин итә, ләкин төркем үзе боевикларның уты белән төп көчләрдән аерылган булып чыга.

Лейтенант Җ. Яфаров берничә мөҗәһитне юк итә, ут астыннан яраланган гранатометчыны алып чыга; үзе дә яралана, контузия ала, тик сафта кала.

2000 елның 6 мартында снайпер пулясы башына тиеп һәлак була [1]. Кече Ватаны Татар Кынадысында җирләнгән.

Россия Федерациясе Президентының 2000 елның 7 июлендәге 1267нче санлы Указы белән Төньяк Кавказда контртеррористик операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен лейтенант Яфаров Җафәс Җафәр улына үлгәннән соң Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелә [2].

Лейтенант Җ. Җ. Яфаров

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лейтенант Җ. Җ. Яфаров исеме хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган эчке гаскәрләр хәрби хезмәткәрләренең Хәтер китабына кертелгән.
  • Татар Кынадысы урта мәктәбенә Россия Каһарманы Җ. Җ. Яфаров исеме бирелгән.
  • 2003 елдан Татар Кынадысы урта мәктәбендә Россия Каһарманы Җ. Җ. Яфаров исемендәге Хәрби дан музее эшли[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Герой Российской Федерации лейтенант ЯФАРОВ Джафяс Джафярович. ВВ МВД РФ
  2. Лейтенант ЯФАРОВ Джафяс Джафярович. Сайт воинской части 5402
  3. История подвига. Сайт МОУ СОШ с. Татарский Канадей имени Д. Д. Яфарова