Йомышлы татарлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йомышлы татарлар latin yazuında])

Бу мәкаләнең кирилл әлифбасындагы игезәге бар.

Касыйм йомышлы татарлары юлга чыга

Йомышлы татарлар — Россия дәүләтендә XIVXVIII гасырларда вакытлыча гаскәри хезмәттә булган татар халкының бер өлеше. Чыгышы буенча әүвәл Алтын Урдадан, ул җимерелгәннән соң, Казан ханлыгыннан, Кырым ханлыгыннан, Нугай Урдасыннан һ. б. Йомышлы татарларның иң зур өлеше Мишәр илендә (рус. Мещера) урнашкан иде.

Йомышлы татарлар мәскәү бөек кенәзләренә хезмәт иткәннәр һәм хезмәт өчен җирләшлекләренә (рус. поместья) һәм биләмәләренә (рус. вотчины) ия булганнар.

Касыйм йомышлы татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Касыйм йомышлы татарлары — Ханкирмәннең ике бистәсендә (Иске бистә һәм Татар бистәсе) һәм Касыйм өязе авылларында тордылар. Касыйм татарларының тарихы 1452 елда башланып китте. Шул елда мәскәү бөек кенәзе Василий II Сукыр Олуг-Мөхәммәт ханның улы Касыйм солтанны һәм аның гаскәрене (чамасы 500 җайдак) Мишәр илендә Мишәр Шәһәрчегендә (рус. Городец Мещерский) һәм аның тирәсендә җирләштерде. Биредә мәскәү кенәздән бәйле олыс оештырган. Бу олыс тарихи әдәбиятта Касыйм ханлыгы дип атыйлар. Солтан (яисә хан), угланнар, бәкләр, морзалар, казаклар, сәетләр, хафизлар (рус. абызы).

Мишәр иле йомышлы татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мишәр иле йомышлы татарлары әүвәл дүрт төркемгә бүленгәннәр. Болар төмән, кадым, цна һәм арзамас төркемнәре. Аларның чыгышы мәгълүм түгел. Бәлки шушы җирләр Алтын Урдага кергәннәр һәм Мәскәү дәүләтенә чиктәш булган. Мәскәү Алтын Урда хакимиятеннән чыкканнан соң, Иван III аларны үз кулларына ала.

Беренче мәртәбә 1519 елда Дәрәҗә китабында кагылып китәләр: «Лета 7027-го году февраля в 28 день з Белые ходили воеводы к Витебску… в передовом жа полку князи и мурзы мордовские и тотаровя служилые» [1]. Әүвәл мишәр татарларының өстен катлауны «мордва кенәзләре» дип атаганнар, чөнки алар мордвадан ясак алганнар, мордваны хөкем һәм идарә иткәннәр.

Төмән йомышлы татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төмән йомышлы татарлары — Төмән шәһәренең (рус. Темников) ике бистәсендә (Зур Шурләй һәм Ахмыл) һәм Төмән өязе авылларында торганнар. Йомышлы кешеләр төркеме буларак алар XVI гасырның уртасыннан кагылып китәләр. Әмма аларның тарихы борынгырак. 1536 елда рус хакимияте указы буенча Төмән каласы Мокша елгасының уң ярында яңа салганнар. Әүвәл ул сул ярында иде. Хәзер бу урында Иске шәһәр авылы (рус. Старый город) урнашкан.

1614 елның исәп алу буенча Төмән шәһәренең 4 бистәсеннән 2 татар иде. Беренче — Зур Шурләй, кальгадә иде. Анда 126 йорттан 84тә «бәкләр, морзалар һәм татарлар» тордылар. Икенче — Ахмыл бистәсендә 88 йорттан 79-да «морзалар һәм татарлар» тордылар. Тулысынча шәһәрдә 346 йорт иде.

Безгә тарихи документлар буенча мәгълүм төмән татарларының беренче башлыгы Тиниш бәк Күгеш улы (рус. князь Тениш Кугушев) иде (1528, 1538 елларында кагылып китә). Аның улы Еникәй бәк (рус. князь Еникей княж Тенишев) 1539 елда атасыннан соң төмән татарларны хөкем һәм идарә итәргә бөек кенәз ярлыгы алды. Бу хәл аны рус урынчылар (рус. наместник) белән тигезләнә. 1555 елда Россиядә шәһәр гаскәр башы (рус. городской воевода) вазыйфаны керткәннәр. Бәлки Еникәй бәк бу вазыйфаны үз үлеменә кадәр башкара. Аннары 1570-елларыннан аның улы Колынчак бәк (рус. князь Кулунчак княж Еникеев) төмән татарларны җитәкчелек итә. Аннары 1609 елдан Еникәй бәкнең оныгы Брүшәй бәк Күбек улы (рус. князь Брюшей Кобяков). Бу ыругтан тыш Төмәндә башка бәк ыруглары да булган, әмма ТинишевларЕникиевлар ыругы төмән татарлары өстеннән хакимиятне тоткан.

Петр I башлаган чукындыру сәясәтенә буйсынырга теләмичә, күпчелек Төмән татарларның үзәктән читтә яткан җирләргә күчеп китәләр. Хәзерге Башкортстан җирләрендә алар төмәннәр дигән микро-этнонимнарын саклыйлар.

Акчуриннар (Кодашевлар), Дашкиннар, Дәүләткилдиевләр (Бибарсовлар),

Кадым йомышлы татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кадым йомышлы татарлары — Иске Кадым һәм Кадым өязе авылларында торганнар. Кадым йомышлылар нәселләре — Янгалычевлар, Мансыревлар, Аганиннар, Дивиевләр. XVII гасыр ахырында — XVIII гасыр башында кадым татарлары хәзерге Түбән Новгород өлкәсенә күченәләр, аларның варислары бүген өлкәнең көньяк-көнчыгыш өлешендә 34 авылда яшиләр.

Цна йомышлы татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цна йомышлы татарлары — Цна буенда авылларында торганнар. Дәүләтказиннар (Бигилдиевлар), Җанаевлар, Сөтишевлар.

Арзамас йомышлы татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чагатаевлар, Мостафиннар.

Алатыр йомышлы татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәнгүшевлар.