Ханкирмән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Ханкирмән
Ханкирмән (Русия)
Ханкирмән
Ханкирмән (Рязань өлкәсе)
Ханкирмән
Байрак[d] Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Регион Рязань өлкәсе
Координатлар 54°56′00″ т. к. 41°21′00″ кч. о.HGЯO
Нигезләнгән 1152
Мәйдан 31,6 км²
Мәркәз биеклеге 130 м
Халык саны Red Arrow Down.svg 33 494[1] кеше
Милли состав урыслар, татарлар
Телефон коды 49131
Почта индексы 39130x
Рәсми сайт kasimov-gorod.ru
Рус исеме Касимов

Ханкирмән (Касыйм шәһәре, рус. Касимов) – Ука елгасы ярында, Мәскәүдән 262 чакрым ераклыкта урнашкан тарихи шәһәр. Хәзерге вакытта Рязань өлкәсенең район үзәге.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Касыйм ханлыгы

Касыйм шəһəре – Рәзән өлкәсенең милли мəдəният истəлеклəренə бай иң борынгы шəһəрлəренең берсе. Ул 1152 нче елда барлыкка килгəн дип фараз кылына, чөнки бу елда беренче тапкыр елъязмаларда Мещера шəһəрчеге искə алына. Юрий Долгорукийның боерыгы буенча ул ныгытмага əйлəндерелə, 1376 елда бу ныгытманы Алтын Урдалылар җимерə. Соңрак ул хəзерге Касыйм шəһəре урынында торгызыла.

Олуг-Мөхәммәт 1444 елда Түбән Новгородны алу белəн русларга каршы хəрби хəрəкəткə күчə. Хан монда кышларга кала һəм 1445 нче елның гыйнварында Муром шəһəренə бер төркем гəскəрен җибəрə. Тик анда алар русларның көчле каршылыгы белəн очрашалар һəм чигенергə мəҗбүр булалар. Түбəн Новгородны да ташлыйлар. Яз җиткəч һөҗүм кабатлана. Апрель аенда Түбəн Новгород яңадан алына. Хан уллары Мəхмүт һəм Якуб җитəкчелегендəге гəскəр Мəскəү өлкəсенə килеп керə һəм Владимирга кадəр барып җитə. 7 нче июльдə Суздаль тирəсендə булган каты сугышта руслар тар-мар ителə. Бөек кенəз Василий һəм аның туганнан туганы Михаил Верейский казанлыларга əсирлеккə төшə.

Əсирлектəн котылыр өчен бөек кенəз бар шартларга да риза булырга мəҗбүр була. Михаил Худяков фаразынча, шул шартларның берсе булып рус җирлəренең бер өлеше хан улы Касыймга бирелергə тиеш була. Билəмə буларак бирелгəн Мещера шəһəрчеге соңрак Касыйм шəһəре дип атала башлый. Башка бер фикер буенча бу шəһəр Казаннан рус химайəсе астына качып киткəн Касыйм исемле хан улына билəмə буларак бирелгəн. Лəкин бу фараз нигезгə иə түгел, чөнки тарихтан билгеле булганча, Касыйм ханлыгы соңрак Казан белəн иттифак кора. Шулай ук Мәскәү дәүләте Касыйм ханлыгына ясак түли торган була. Бу 1496 нчы елның 19 августына караган Рəзан кенəзлəре Иван һəм Федор Васильевичларның килешүеннəн билгеле. (Михаил Худяковтан)

Касыйм ханлыгы үзенең төзелеше буенча башка татар ханлыкларыннан аерылмый диярлек. Аның тәхетендә мөселман милләтеннән булган хан яки солтан торган. Хан гаскәренең күпчелеген татарлар тәшкил иткән. Касыймлылар ислам динен тоткан. Хан сарае мәчет, морзаларның, һөнәрчеләр һәм хезмәтчеләрнең йортлары белән янәшә Татар бистәсендә – агач крепостьта урнашкан.

Касыйм ханлыгы белән 229 ел дәвамында 14 хан хакимлек иткән. Кайбер ханнар Рус дәүләте тарихында шактый тирән эз калдырган. Мәсәлән, Тимер Котлу нәселеннән чыккан Шаһгали хан Явыз Иванның Казанны алу походында да катнашкан. Рус патшасының әмерен үтәп, ул буйсынмас Сөембикә-ханбикәгә өйләнгән һәм аны Касыйм шәһәренә алып киткән.[2] XVII йөздə Касыйм өч өлештəн торган. Касыйм ханнары, бəклəре йəшəгəн Иске бистə һəм Татар бистəсе; Мәскәү карамагында булган ямчылар бистəсе; Марфин бистəсе – шəһəрнең Касыйм воеводасына буйсынган өлеше.

1773 елдан Касыйм шәһәре Касыйм өязе үзәге булып китә.

Касыймда беренче югары типтагы мәдрәсә 1833 елда ук ачылган һәм җәдитчә укыту да, башка җирләргә караганда, иң элек шушы мәдрәсәдә башланган. Даны аның шактый еракка таралган. Үз тирәсеннән генә түгел, Идел буеннан, Уралдан, хәтта Себердән дә килеп укыганнар.[3]

Демографик вәзгыять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910. елда 17,000 кеше, 2,000 татар; 2000дə – 38,000 кеше, 500гә якын татар яши. Халык саны үзгәрүе[4]:

Ел 1959 1970 1979 1989 2002 2010
Кеше саны 27 855 Green Arrow Up Darker.svg 33 066 Green Arrow Up Darker.svg 34 216 Green Arrow Up Darker.svg 37 521 Red Arrow Down.svg 35 816 Red Arrow Down.svg 33 494

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[5] 2010[6]
руслар 96,4% 97,0%
татарлар 1,2% 1,0%

Тарихи ядкәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1467 елда төзелгəн таш мəчет, Шаһгали ханга (1555.) һəм Əфган Мөхəммəдкə (1658) атап төзелгəн төрбəлəр саклана.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Касыйм татарлары

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар энциклопедия сүзлегеннән. Казан. Татар энциклопедиясе сүзлеге. 2002.