Сәгъдия Булатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгъдия Булатова latin yazuında])
Сәгъдия Булатова
Файл:С.Х.Булатова.jpg
Туган телдә исем Сәгъдия Хәсән кызы Булатова
Туган 1884(1884)
Рязань губернасы Ханкирмән шәһәре
Үлгән 1950(1950)
Мәскәү, Россия империясе
Үлем сәбәбе Zur terror
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре мөгаллим
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар кызы

Сәгъдия Булатова, Сәгъдия Хәсән кызы Булатова, рус. Булатова Сагдия Хасановна (1884-1950) — мөгаллимә, Касыйм шәһәрендә кыз балалар өчен беренче дөньяви мәктәп ачучы. РКП (б) әгъзасы (1920 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1884 елда Рязань губернасы Касыйм шәһәрендә мөгаллим гаиләсендә туган. Әтисе Урта Азия якларында, Гарәбстанда сәяхәт кылган, укытучылык белеме алып, Касыйм шәһәрендә мәктәптә укыткан шәхес була. Әтисе үлгәндә, Сәгъдиягә 9 яшь була.

« Әтине бик хөрмәтләүче бер укучысы, минем белемгә омтылуымны күреп, мине Вятка губернасындагы үз әти-әнисенә илтте һәм алардан мине карау-тәрбияләүләрен һәм укытуларын үтенде. »

Вятка губернасында яшәгәндә грамотага өйрәнә, гарәп һәм фарсы телләрен үзләштерә. 16 яшендә кияүгә чыга, Төркиядә белем алган ире Хәсән Булатов (әтисенең тагын бер укучысы) аны укытучылыкка әзерләргә риза була.

Кызлар мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1900 елның башында Касыйм шәһәрендә кыз балалар өчен 4 сыйныфлы беренче мәктәпне ача[1][2].

« Касыйм шәһәрендә табигать фәннәрен укытуны күздә тоткан метод белән эшләүче беренче мәктәп – минем мәктәп булды. »

Мәктәптә тарих, география, арифметика, татар теле, рус теле укытыла. Мәктәп бинасында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә, әлеге кичәләргә һәр теләүче керә алган[3]. 1908 елда үз кызын рус мәктәбенә биргәч, аның дошманнары зур тавыш куптаралар. Бу - шәһәрдә моңарчы күрелмәгән вакыйга була. 1910-1912 елларда рус урта уку йортларында татар укучылары күренгәли башлый. Алардан укучы яшьләр түгәрәге оештырып, С. Булатова 1916 ел ахырында татарча спектакль куярга рөхсәт сорый. Үтенеч кире кагылуга карамастан, татарча спектакль шәхси йортта уйнала. Муллалар С. Булатованы укытучылыктан мәхрүм итүне таләп итәләр.

Инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Февраль инкыйлабы булгач, татар телендә «Чалгы» газетасын чыгаруны җайга сала. Вакытлы хөкүмәткә каршы язылган мәкаләләрне бастырган өчен, 3 нче саныннан соң газетаны ябалар, С. Булатованы мәктәптә эшләүдән читләштерәләр, Рязань губернасыннан сөрәләр.

1917 елның сентябрендә Пенза губернасының Енә авылында мәктәптә эшли башлый. Шуралар хакимияте урнашкач, туган шәһәренә кайтырга мөмкин була. Касыйм өязе халык мәгарифе бүлегенең татар мәктәпләре буенча инструкторы, Касыйм өязе мөселман эшләре буенча халык комиссариатының мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Татар балалары өчен балалар йорты ачуда башлап йөри, төп эшеннән аерылмыйча, аңа җитәкчелек итә.

1923 елда Рязань губернасы Тамбов губернасының кайбер татарлар күпләп яшәгән волостьлары кушылу исәбенә зурайгач, Рязань губернасы шурасында халык мәгарифе бүлегенең милли азчылыклар бүлекчәсе уполномоченные.

1924 елда ВКП (б) ҮК Мәскәүгә, Үзәк татар-башкорт бюросында эшләргә чакырып ала.

Сәяси золым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елда кулга алына. 1955 елда, вафатыннан соң, исеме аклана.


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  2. Книга Памяти Республики Татарстан. К.: Издательство Книга Памяти, 1993-2010.
  3. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кызлар өчен мәдрәсәне Галимәтел Биктимирова Яубаш авылында ача
  2. Сафаров М.А. Кастров мәдрәсәсе, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-10-31 
  3. Рязань крае тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре(үле сылтама)