Алабугат татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алабугат татарлары latin yazuında])
Алабугат татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Әстерхан өлкәсе, Калмыкия

Теле

татар теленең алабугат татарлары сөйләше

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Алабугат татарлары (татарлар,[1] утар-алабугат татарлары,[2][3] шулай ук нугай-алабугатлар, утарлар, утар ногъайлар) - әстерхан татарлары составындагы этник төркем.[4] Әстерхан татарларының күпчелеге кебек үк, үзләрен аерым этник җәмгыять буларак аерып тормый, һәм нигездә, үзләрен татарлар дип саныйлар, һәм 2010 елгы халык санын алу барышында алабугат татарларына җиде кеше караган. Халыкның дисперслы таралышы белән характерлана, казан татарларына мәдәният һәм тел ягыннан якын.[5]

Этноним[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утар этнонимы ут-ар сүзтезмәсенә барып тоташа, биредә ут — үлән яки учак буларак кулланыла. Шулай итеп, утарлар үлән белән эш итүче кешеләр яки ут белән эш итүче кешеләр буларак билгеләнәләр. Алабугатлар этнонимы татарлар күчеп йөргән җирләрдәге Алабугат станциясе исеменнән килеп чыккан.[6]

Этногенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасыр ахырында күчмә йорт татарларының 100 кибиткасыннан торган төркем административ берләшүе нәтиҗәсендә, калмыклашкан казакълар, төркмән һәм зинзәлә татарлары (үз чиратында алар йорт нугайларының казан татарлары һәм мишәрләр белән кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән)[7], ә соңыннан аларга «Бохара йорты»ның 25 гаиләсе дә кушыла,[8] өстәвенә, нугайлылар бу төркемнең этногенезында төп роль уйныйлар.[9]

XIX гасырның икенче яртысында Алабугат һәм Талагай-Терновская почта станцияләре тирәсендә, Каспий диңгезе буенда күченеп йөргәннәр. XX гасырда ике авыл барлыкка килә. 1930 елдан алып 1962 елга кадәр татар телендә белем бирү сәбәпле, татарларның этномәдәни йогынтысы сизелә, өлешчә татар теленә күчәләр. Л.Ш. Арсланов 1980 елда алабугат татарларының этник үсешендә татар милләтенә якынаю тенденциясе күзәтелмәвен билгеләп үтә. Бу төркем үз телен, этнографик һәм көнкүреш үзенчәлекләрен, этник үзаңын саклый, аларны мөстәкыйль этник төркем дип санарга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта алабугатлылар аз булу сәбәпле, мәктәпләрдә нугай телен укыту мәсьәләсе куелмый, балалар рус мәктәпләрендә белем ала һәм калмык телен өйрәнә. Шул ук вакытта утарларның «нугай» үзаңын саклап кала. Әмма 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләгәндә утарларны әстерхан татарларына кертү турында карар кабул ителә.[10]

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмыкия Республикасының Лагань шәһәрендә, Улан-Хол һәм Северное авылларында, Әстерхан өлкәсендә, Зинзәлә һәм Яңа Әскәр авылларында яшиләр. Алабугат татар телендә сөйләшәләр. 1979 елгы халык санын бәяләү — 383 кеше, 1989 елда 422 кеше, 2002 елда халык санын алу вакытында үзләрен алабугат татарлары дип бары 5 кеше генә атаган.[11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  2. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М—Я). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — 567 б.
  3. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А—Л). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — 543 б
  4. Managing Ethnic Diversity in Russia / Ed. Oleh Protsyk, Benedikt Harzl — Oxon, 2013 — P. 180
  5. Евстигнеев Ю. А. Россия: коренные народы и зарубежные диаспоры (краткий этно-исторический справочник) — СПб.: Litres, 2008
  6. Жакиев М. Ж. Происхождение тюрков и татар. — М.:Инсан, 2003 — С. 60.
  7. Кулькатов Ж. Б. Астраханские татары – «ногаи»: к проблеме происхождения этнонима, особенностей этногенеза и традиционной культуры., archived from the original on 2021-04-17, retrieved 2021-02-21 
  8. Сызранов А. В. Ислам в Астраханском крае. — Астрахань, 2007—180 с. — С. 34
  9. Арсланов Л. Ш. Формирование и развитие островных языков и диалектов. (На материале тюркских языков и диалектов Волгоградской, Астраханской областей, Ставропольского края и Калмыцкой АССР) // Диссертация на соискание учёной степени доктора филологических наук. — Елабуга, 1980.
  10. Managing Ethnic Diversity in Russia / Ed. Oleh Protsyk, Benedikt Harzl — Oxon, 2013 — P. 180
  11. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2021-10-06, retrieved 2021-02-21 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Арсланов Л. Ш. Формирование этнических групп алабугатских татар // VII Конгресс этнографов и антропологов России:
  • Арсланов Л. Ш. О калмыцких заимствованиях в языке алабугатских татар Каспийского р-на Калм. АССР // Советская тюркология. — Баку, 1979, № 6
  • Евстигнеев Ю. А. Россия: коренные народы и зарубежные диаспоры (краткий этно-исторический справочник) — СПб.: Litres, 2008