Финляндия татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Финляндия татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ярвәнпә мәчете

Финляндия татарлары — Финляндиянең якынча 1000 кешедән торучы этник азчылыгы. Күпчелеге Һелсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә яшиләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Финляндия татарларының бабалары чыгышлары буенча Нижгар губернасының Сергач өязеннән булган сәүдәгәрләр булалар. Алар 1870 белән 1920 еллар арасында Финляндиядә төрле сәяси сәбәпләр аркасында төпләнеп калалар.

1925 елда Һелсинкидә беренче ислам җәмгыятенә нигез салына. Икенче Бөек Ватан сугышы нәтиҗәсендә Выборг шәһәре дә ССРБ-га кушылгач, андагы татарлар Тампере һәм Һелсинкигә күченәләр. Нәкъ Тампереда 1943 елда икенче татар җәмгыяте барлыкка килә.

1948 елда Һелсинкидә башлангыч татар мәктәбе эшли башлый. Ул татар җәмгыяте һәм шәһәр муниципалитеты бюджетлары исәбенә татар балаларына ана теле буенча белем бирә. Кызганычка каршы, балалар саны азаю сәбәпле 1969 елда бу мәктәп ябыла, ә аның урынына татарлар яшәгән шәһәрләрдә, шул исәптә Тампереда да татар якшәмбе мәктәпләре ачыла һәм алар бүгенгесе көнгә кадәр уңышлы эшләп киләләр.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елланда татарлар ике оешмага берләшәләр — Һелсинки университеты профессоры Гомәр Таһир Габдулла Тукай исемендәге оешма булдыра, ә тиреләр һәм җәнлек мехлары белән сату иткән эре эшмәкәр Абдулла Али милли һәм дини юнәлештәге «Исламия» җәмгыятен җитәкли. Әйтергә кирәк, Гомәр Таһир вафат булгач, аның урынын улы — профессор Окан Таһир ала, Абдулла Али юк булгач та, аның эшен улы Атик Али дәвам иттерә.

2010 елда Финляндия татарлары мәдәни оешмасы 75 еллыгын бәйрәм итте. Гомумән, Финляндия татарлары бик актив дип санала. Даими рәвештә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә[1].

Финляндия татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. Күптән түгел мәчет яңартылды[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]