Татар теле диалектлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар теле диалектлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Татар теле диалектлары — охшаш билгеләр җыелмасы белән берләшкән халык сөйләшләре.

Төп диалектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Себер-татар теле мөстәкыйль тел буларак формалаша. ЮНЕСКО тарафыннан юкка чыга торган тел дип танылган[2]. Сәяси элемтәләр һәм Идел буе татарларының Себергә күчү сәбәпле, урта диалекттан алынмалар очрый.

XIV—XVI гасырларда Идел буе территориясендә Алтын Урда төркие була, ә XVII гасырдан XX гасыр башына кадәр — иске татар әдәби теле (төрки телнең Идел буе варианты).

Хәзерге татар диалектология фәнни мәктәбенә нигез салучы — күренекле галим-тюрколог Габделхәй Әхәтов[3][4][5], ул тел белгечләре арасында беренче булып 1965 елда татар теленең көнчыгыш диалекты буенча докторлык диссертациясен яклый[6]. Аның артыннан Диләрә Тумашева иярә, ул 1969 елда татар теленең көнчыгыш диалекты буенча докторлык диссертациясен яклый[7].

Катнаш диалектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп ике диалекттан тыш, гадәттә берничә «катнаш» диалект та аерылып тора, аларга түбәндәгеләр керә: Әстерхан татарлары сөйләме, Касыйм татарлары сөйләме (үзәк һәм көнбатыш арасында арадаш урын алып тора), типтәрләр сөйләме, чепәк татарлары сөйләме (Кистем һәм Юкамен-Палагай сөйләме) һәм Урал татарлары сөйләме[8].

ССРБ Фәннәр академиясенең совет лингвисты Борис Серебренников катнаш диалектларның барлыкка килүе ике диалектның турыдан-туры бәйләнеш зоналарында гына түгел, дип ассызыклый. Кушылу җирле халыкның диалекты чит кешеләрнең диалекты белән аралашу нәтиҗәсе булырга мөмкин яки киресенчә. Моңа бәйле галим катнаш диалектлар һәм катнаш сөйләшләрнең мисалларын китерә, шул исәптән татар теле мисалында да[9].

Татар теленең диалектологик классификациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габделхәй Әхәтов галимнәр арасында беренче булып[10] себер татарлары сөйләмендә ц-лаштыру[11] кебек күренешне ача, бу, аның фикеренчә, себер татарларына кыпчаклардан керә[12][13]. «Көнбатыш себер татарлары диалекты» (1963) хезмәтендә Г. Әхәтов Төмән һәм Омск өлкәләрендә тубыл-иртыш татарларының территориаль бүленеше буенча материаллар тәкъдим итә. Фонетик системаны, лексик составны һәм грамматик төзелешне өйрәнгәннән соң, галим себер татарлары теле мөстәкыйль бер диалект, ул сөйләшләргә бүленми һәм борынгы төрки телләрнең берсе, дигән нәтиҗәгә килә[11][14].

Мишәр диалектын Габделхәй Әхәтов үзенең диалектологик классификациясендә өч төркемгә бүлә:

  • «ц-лаштыручы» сөйләшләр төркеме;
  • «ч-лаштыручы» сөйләшләр төркеме;
  • «катнаш» сөйләшләр төркеме.

Г. Әхәтов мәгълүматларына караганда, «катнаш» сөйләшләр төркеме шартлаткыч элементлы Ч (тч) һәм Ц параллель рәвештә кулланылуы белән характерлана, мәсәлән: «пытчак, пыцак». Шуңа күрә галим ике сөйләшне (кузнецк һәм хвалын) мишәр диалектының аерым төркеменә бүлә һәм төркемне «катнаш» дип атый[11].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ахатов Г. Х. Татарская диалектология. Средний диалект (учебник для студентов вузов). — Уфа, 1979.
  2. UNESCO Atlas of the World’s Languages in danger
  3. Официальный сайт Казани/ Известные люди/ Г. Х. Ахатов — учёный-филолог, основатель современной татарской диалектологической школы. әлеге чыганактан 2013-10-07 архивланды. 2012-09-26 тикшерелде.
  4. Профессор Габдулхай Хурамович Ахатов: жизнь и творчество — «Татароведение» — МТСС
  5. Профессор Габдулхай Хурамович Ахатов: жизнь и творчество — «Татароведение» — МТСС
  6. Г. Х. Ахатов. Диалекты западносибирских татар. Дис. … д-ра филол. наук. — Ташкент, 1965
  7. Д. Г. Тумашева Диалекты сибирских татар в отношении к татарскому и другим тюркским языкам. Дис. … д-ра филол. наук. — М., 1969.
  8. Баскаков Н. А. Введение в изучение тюркских языков. Изд. 2-е. М., 1969
  9. Б. А. Серебренников. Общее языкознание. Формы существования, функции, история языка.- М., 1970. — С. 451—501
  10. Г. Л. Файзрахманов. Сибирские татары в составе Российского государства: Дис. … д-ра ист. наук: 07.00.02. — Казань, 2005, 540 с.
  11. 11,0 11,1 11,2 Ахатов Г. Х. Диалект западносибирских татар. Уфа, 1963, 195 с.
  12. Ахатов Г. Х. Диалекты западносибирских татар. Автореф. дис. на соиск. учен. степени доктора филологических наук. Ташкент, 1965.
  13. С. М. Исхакова, Б. Ф. Валеев. Проблемы возрождения национального языка сибирских татар // Языки, духовная культура и история тюрков: традиция и современность. Т. 1. — Казань, 1992. — С. 41-43
  14. Г. Н. Ниязова. Лексика материальной культуры тоболо-иртышского диалекта сибирских татар : Дис. …кан.фил. наук: 10.02.02. — Тюмень, 2008, 230 с.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ахатов Г. Х. Вопросы методики преподавания татарского языка в условиях восточного диалекта (монография). — Тобольск, 1958.
  • Ахатов Г. Х. Язык сибирских татар. Фонетические особенности (монография). — Уфа, 1960.
  • Ахатов Г. Х. Диалект западносибирских татар (монография). — Уфа, 1963.
  • Ахатов Г. Х.Диалекты западносибирских татар. Дисс. на соиск. учен. степени докт. филолог. наук. — Ташкент, 1965.
  • Ахатов Г. Х. Диалект западносибирских татар в отношении к литературному языку. — Уфа: изд-во БГУ, 1975.
  • Ахатов Г. Х. Использование диалектных данных для сравнительно-исторического изучения тюркских языков // Сб. "Советская тюркология и развитие тюркских языков в СССР. — Алма-Ата, 1976.
  • Ахатов Г. Х. Татарская диалектология. Диалект западно-сибирских татар (учебник для студентов вузов). — Уфа, 1977.
  • Ахатов Г. Х. Татарская диалектология. Средний диалект (учебник для студентов вузов). — Уфа, 1979.
  • Ахатов Г. Х. Арский подговор заказанского говора татарского языка // Сб. ЧувГУ им. И. Н. Ульянова. — Чебоксары, 1979.
  • Ахатов Г. Х. Мишарский диалект татарского языка (учебник для студентов вузов). — Уфа, 1980.
  • Ахатов Г. Х. Мензелинский говор татарского языка // Сб. ЧувГУ им. И. Н. Ульянова. — Чебоксары, 1981.
  • Ахатов Г. Х. Диалекты и топонимия Поволжья. — Чебоксары: изд-во ЧувГУ им. И. Н. Ульянова. 1981. (в соавторстве — с Корниловым Г. Е.).
  • Ахатов Г. Х. Современный татарский литературный язык (монография). — Казань,1982.
  • Ахатов Г. Х. Татарская диалектология (учебник для студентов вузов). — Казань,1984.
  • Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание в связи с другими тюркскими языками. Казань, 1934, 1953
  • Богородицкий В. А. Этюды по татарскому и тюркскому языкознанию. Казань, 1933
  • Махмутова Л. Т. Опыт исследования тюркских диалектов: мишарский диалект татарского языка. — М.: Наука, 1978
  • Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар. — Казань: Изд-во КГУ, 1977.