Кистем

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кистем latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кистем
Ил Русия
Җөмһүрият Удмуртия
Район Балезино районы
Координатлар 58°1'40"N, 52°58'4"E
Беренче телгә алу 1678
Халык саны 841[1] кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды 34166
Почта индексы 427521

КистемУдмуртиянең төньягында урнашкан татар авылы, Балезин районының Кистем авыл җирлеге үзәге. Кистем авылы Балезино районында зурлардан санала. Авыл җирлеге 7100 һектар җирләрне били. Бүген Кистем авыл советында меңнән артык кеше яши. Күпчелекне татарлар тәшкил итә. Авылда мәчет бар, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты эшли. Кистем елгасы белән бер исемдә йөри.

Беренче тапкыр Кистем авылы документларда 1678 елда телгә алына. Авылга нигез салучы Мөхәммәткол Касимов була. Мәгълүматларга караганда, ул Киров өлкәсе Нократ (рус. Карино) авылыннан күчеп килгән. Бүген бу төбәктә яшәүчеләрнең күпчелеге Касимов фамилиясен йөртә. Кистем авылында гомер итүчеләрнең шәҗәрәсен төзүче Илмир Касимов: “Алар барысы да 1551 елда телгә алынган Арча кенәзе Касыйм нәселеннән булуы ачыкланды”, ди.

Авылның атаклы кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галиулла (с), Сәмигулла Касыймовлар

Кистем мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кистемдә мәчет булуы беренче тапкыр 1743 елда «Җәмигъ мәчете» дип телгә алына. Аннан соң 1826 елга караган документларда да мәчет турында мәгълүмат бар. Элек Кистемдә өч мәчет булган. Әлегә берсе бар. Ул мәчет 1905 елда Усман Хаҗи атлы авыл бае тырышлыгы белән төзелә. Шул дәвердән бирле Аллаһ йорты авыл халкына гына түгел, бөтен тирә-юньгә иман нуры тарата. Ул бары тик Бөек Ватан сугышы елларында гына ябылып тора. Ә 1946 елда халык таләбе белән ул яңадан ачыла һәм анда указлы мулла да билгеләнә. Совет чорында мәчетне берничә мәртәбә ябарга тырышып карасалар да, яба алмыйлар. Мондый «һөҗүм»нәрнең иң зурысы 1957 елда була. Ләкин авыл халкы Уфага делегация җибәрә, Мәскәүгә хатлар юллый һәм мәчетнең сакланып калуына ирешә. Мәчетнең имам-хатыйбы Ильмир хәзрәт Касыймов сүзләренә караганда, 1946 елдан бүгенгәчә биредә бер генә көн дә намаз укылмыйча калганы юк.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]