Сәмигулла Касыймов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәмигулла Касыймов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сәмигулла Касыймов
С.С.Касыймов.jpg
Туган телдә исем Сәмигулла Сөнгатулла улы Касыймов
Туган 1897(1897)
Вятка губернасы Глазов өязе Кистем авылы
Үлгән 1968(1968)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Русия икътисад университеты[d]
Һөнәре үнивирситит прафисыры
Ата-ана
  • Сөнгатулла (әти)
  • Бибикамал (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Кызыл Байрак ордены

Сәмигулла Касыймов, Сәмигулла Сөнгатулла улы Касыймов, рус. Касимов Самигулла Сунгатуллович (вариант: Сынгатуллович)[1] (1897-1968) — дәүләт эшлеклесе, Үзбәкстан ССР хөкүмәте әгъзасы (1924-1925), ТАССР дәүләт планы (рус. Госплан) рәисе (1930-1932), ТАССР радиокомитеты рәисе, ТАССР ОСОАВИАХИМы рәисе. Галиулла Касыймовның бертуган энесе. 1919 елдан РКП (б) әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бертуган Касыймовлар: Галиулла (с), Сәмигулла
Галиулла, Сәмигулла, сеңелләре Хәмидә,
әниләре Бибикамал, Марат, Мәрзия (Галиулланың улы, хатыны)

1897 елда Вятка губернасы Глазов өязе (хәзерге Удмуртия Республикасы Балезино районы) Кистем авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә (мәдрәсә) ала. 1906 елда Глазов шәһәрендә сәүдәгәр М.И. Арсланов йортында хезмәт итә башлый. 1915 елда Пирем тимер юлының Балезино тукталышындагы ремонт остаханәләренә урнаша. Эшчеләр исеменнән тимер юл хуҗаларына үтенеч язган өчен эштән куалар, Глазов шәһәренә полиция күзәтүе астына җибәрәләр. 1916 елның маенда армиягә алына, 157 нче пехота запас полкында рядовой була, декабрьдә Көнбатыш фронтка җибәрелә. Сугышка каршы үгетләү эше алып барган өчен кулга алына, хәрби-кыр судына тапшырыла.

Инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камышлов шәһәрендәге үз полкына кайтарыла, рота командиры итеп билгеләнә. Екатиринбур шәһәрендә 1917 елның августында узган I Урал мөселман хәрбиләре корылтаенда катнаша. Биредә бертуган абыйсы Галиулла Касыймовны очрата, Сәхибгәрәй Сәетгалиев белән танышып, дуслаша. 1 нче Урал мөселман батальоны эчендә атаман Дутовның ак казакларына каршы көрәшә. 1918 елда каты яралана, госпитальдән соң дәваланырга авылына кайтарып җибәрәләр. Анда авыл шурасы рәисе итеп сайлана. 1918 елның җәендә Глазов өязе мөселман мәктәпләре инструкторы итеп билгеләнә, аңа хәтле эшләгән Габделбакый Урманчиевны (Бакый Урманче) алыштыра[2]. 1919 елның башында Глазов өязе инкыйлаби комитетының (рус. ревком) мөселман бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елда Вятка губернасы җирләре төрле мохтариятле өлкә (Вәтәк АӨ) һәм җөмһүриятләргә (ТАССР) кертелү сәбәпле, мөселман бүлеге бетерелә. С. Касыймов Уфага 143 нче запас полкка полк комиссары урынбасары итеп җибәрелә. Эрбеттә балалар йорты ачуда башлап йөри. 1922 ел ахырында Урал хәрби округы җитәкчелеге 6 нчы махсус атлы бригадага сәяси хезмәткәр итеп җибәрә. Алтай тауларында адмирал Колчак гаскәрләре белән бәрелешләрдә катнаша. 1923 елның җәендә Урта Азиягә басмачыларга каршы көрәшергә җибәрелә. Ибраһим бәк отрядын тар-мар итүдә катнаша. 1925 елда Үзбәкстан ССР коммунистлар фиркасе һәм хөкүмәтендә җитәкче урыннарда эшли.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елда Бөтенсоюз ҮБК исемендәге Татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары итеп билгеләнә. 1927 елда отставкага чыга. Мәскәүдә Плеханов исемендәге халык хуҗалыгы институтында укый (1927-1932). Укып бетергәч, ТАССР дәүләт планы (рус. Госплан) рәисе итеп билгеләнә. Казан Энергетика институты доценты, соңыннан директоры булып эшли. 1930 елларда ТАССР радиокомитеты рәисе, ТАССР ОСОАВИАХИМ үзәк шурасы рәисе булып, ТАССР авыл хуҗалыгы банкы идарәсендә эшли. Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Сәяси золым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 24 гыйнварында кулга алына[3]. 1937 елның 15 августында ССРБ югары суды хәрби коллегиясе «троцкичы-милли оешма әгъзасы булуда» гаепләп, 10 елга ирегеннән мәхрүм итә[4]. 1947 елда Колымада беренче срогын тутыргач, тагын 10 елга Себергә сөрелә, Янәсәйдә урман хәзерләүдә эшли.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда[5] (1969) һәм Глазовта (Удмуртия, 1989) урамнарга Бертуган Касыймовлар исеме бирелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань.1999.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, 2006. – Т. 3. – С. 258.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918). Казань, 1958.
  2. Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.
  3. Касимова Д.Г. Татары в истории г. Глазова (1678–1920 гг.) Китапта: Материальная и духовная культура народов Урала и Поволжья: история и современность: История севера Удмуртии в XVI– ХХ вв. Глазов, 2008.
  4. Белокопытов В., Шевченко Н. Братья Касимовы. «Красное знамя» (Глазов), 6.10.1987, № 161.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]