Диләрә Тумашева
Диләрә Тумашева | |
---|---|
Туган телдә исем | Диләрә Гариф кызы Тумашева |
Туган | 19 июль 1926 Төмән, РСФСР, СССР |
Үлгән | 22 июнь 2006 (79 яшь) Казан, Татарстан, Россия Федерациясе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | тел галиме, фән докторы, профессор |
Җефет | Равил Тумашев |
Балалар | кызы Ләйсән, улы Айдар |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Диләрә Тумашева, (Диләрә Гариф кызы Тумашева; 1926 елның 19 июле, СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Төмән ― 2006 елның 22 июне, РФ, ТР, Казан) ― тел белгече, филология фәннәре докторы (1969), профессор (1970). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1995).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1926 елның 19 июлендә Төмәндә туган. 2006 елның 22 июнендә вафат. Әтисе Гариф ― һөнәр мәктәбе (рус. ремесленное училище) директоры.
Төмән шәһәренең 21нче санлы мәктәбен, Мәскәү дәүләт университетының төрки бүлеген (1949), шунда ук аспирантураны тәмамлаган. Француз, төрек, алман телләрен камил белә.
Кандидатлык (1952), докторлык (1969) диссертацияләре яклаган. Профессор (1970).
1952 елдан Казан дәүләт университетында: укытучы (1952―1958), доцент (1958―1965), татар теле кафедрасы мөдире (1965―1989), көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире.
1971―1980 елларда ― КДУ тарих-филология факультеты деканы.
1971―1980 елларда тарих һәм филология фәннәреннән фәнни дәрәҗә бирү Советы җитәкчесе. Россия Федерациясе Президенты каршындагы рус телен яклау советы әгъзасы.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы (1992; сайланган беренче хатын-кыз академик).
Фәнни хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]20 ел дәвамында кыр экспедицияләрендә Себердәге татар теле диалектларын өйрәнеп, фәнни хезмәтләр яза:
- Язык западносибирских татар. Грамматический очерк и словарь. Казан, 1961;
- Язык сибирских татар. Казан, 1968;
- Диалекты сибирских татар. Опыт сравнительного исследования. Казан, 1977;
- Словарь диалектов сибирских татар. Казан, 1992.
- Татар теленең грамматикасы буенча хезмәтләре
- Морфология современного татарского литературного языка. Казан, 1964;
- Татарский глагол. Опыт функционально-семантического исследования грамматических категорий. Казан, 1986;
- Татар һәм рус телендә академик Татар грамматикасы: «Фонетика һәм сүз төзелеше», «Морфология» (1993), «Синтаксис» (рус телендә, 1995) ― Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган.
Башкортстан, Якутия, Төмән, Сегед һәм Будапешт (Маҗарстан) университетларында, Тобол пединститутында, Финляндиянең Габдулла Тукай җәмгыятендә лекцияләр укый. Казан, Томск, Төмән, Алабуга, Яр Чаллы, Абакан һ. б. югары уку йортлары өчен 7 фәннәр докторы, 21 кандидат әзерли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин ордены
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге (1995)
- Росссия Федерациясенең һәм Татарстанныңның атказанган фән эшлеклесе
- "Turk Dil Kurumu"ның (Төркия) шәрәфле әгъзасы
- Исеме берничә энциклопедиягә кертелгән
- «Yabanci Tyrkologlar» (Чит ил төрки тел белгечләре, Төркия);
- «Урало-Алтайское (тюрко-монгольское) языкознание. Энциклопедия» (в серии «Ведущие языковеды мира. 4»), Мәскәү, 2001, 486—489 бит (төзүчесе Анатолий Юдахин);
- «Кто есть кто в республике Татарстан»
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире Равил Тумашев (1923―2016), театр режиссеры; кызы Ләйсән (Абдулхакова, 25.09.1954―31.07.2023)[1], филология фәннәре докторы, профессор; улы Айдар Равил улы Тумашев (25.11.1958―18.07.2021)[2], икътисад фәннәре кандидаты (1988), КНИТУ-КАИның икътисади теория һәм ресурслар белән идарә итү кафедрасы доценты (2016 елдан). Кияүләре (кызлары Ләйсәннең ире) Рөстәм Аббас улы Абдулхаков, медицина фәннәре докторы, гастроэнтеролог; аларның уллары Сәйяр Рөстәм улы (09.01.1979)[3], табиб-гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты (2004), КФУ доценты, Сәйярның кызы Аделина; уллары Аяз Рөстәм улы, юрист.[4]
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Академик Тумашева (75 яшенә багышланган җыентык), Казан, 2004.
- Казан федераль университетының 2нче корпусының 11нче катында мемориаль такта ачылган.[4]
- 2023 елда Казанның Идел буе районындагы «Урман аланы» (Лесная поляна) торак массивындагы урамга исеме бирелгән.[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Тел белгече Диләрә Тумашеваның кызы профессор Ләйсән Абдулхакова фаҗигале һәлак булган. Татар-информ, 2.08.2023
- ↑ 18 ИЮЛЯ — ДЕНЬ ПАМЯТИ АЙДАРА РАВИЛЕВИЧА ТУМАШЕВА. Ханиса Алишина ВКонтакте, 17.07.2023
- ↑ Абдулхаков Сайяр Рустамович. Общие сведения. Казанский (Приволжский) федеральный университет
- ↑ 4,0 4,1 Зилә Мөбәрәкшина. Профессор Ләйсән Абдулхакова фаҗигале һәлак булды: «Диләрә Тумашеваның яраткан кызы иде». intertat.tatar, .08.2023
- ↑ Казанның яңа урамнары Диләрә Тумашева, Лена Шакирҗан, Тәүфикъ Әйди исемнәрен йөртәчәк. Татар-информ, 15.02.2023
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алишина Х. Слово об учителе // Яңарыш (Төмән), 8.12.1990
- Баязитов Ф. Долгое счастье в науке. Памяти ученого тюрколога, академика Д. Г. Тумашевой // Татарские новости, 2007, № 1 (150).
- Булатов Н. Себер кызы — данлы галимә // Ватаным Татарстан, 19.07.1996
- Галиев Н. Галимәгә — чәчәкләр // Ватаным Татарстан, 16.10.1996
- Насыров Д. С., Доспанов У. Д., Бекбергенов А. Б. Рецензия на кн.: Д. Г. Тумашева. Диалекты сибирских татар. — Казань: КГУ, 1977 // Советская тюркология. — Бакы, 1979, № 5, 101—105 бит.
- Серебренников Б. А., Шайхайдарова Д. Ш. Диляра Гарифовна Тумашева // Советская тюркология — Бакы, 1986, № 4, 108—109 бит.
- Тумашева Диляра Гарифовна // Академия наук Татарстана. — Казан: Фән, 1992, 44-46 бит.
- Тумашева Диляра Гарифовна // Татарстан Фәннәр Академиясе. — Казан: Фән, 1994, 44-46 бит.
- Ее призвание — лингвистика // Научный Татарстан.1996, № 2, 79 бит.
- Зәкиев М. З., Максимов Н. В. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 1999, 147 бит.
- Сафина Н. Мине шулай яратсыннар иде // «Сөембикә», 1995, № 9, 8-10 бит.
- Татарский Энциклопедический Словарь 588 бит.
- Хисамова Ф. Сүзем — остазым турында // Мирас, 1996, № 12, 77-84 бит.
- Шәрифуллина Э. Гомер елгасы // Мәгариф, 1996, № 7, 16-17 бит.
- Юсупов Ф. Күренекле галим, педагог // Совет мәктәбе, 1986, № 11, 55 бит.
- Словарь диалектов сибирских татар (1992). [Казан], 1992, 256 бит. ISBN 5-7464-0507-8
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар электрон китапханәсе 2013 елның 7 май көнендә архивланган.
- Большая биографическая энциклопедия
- TUMASHEVA_Dilyara_Garifovna
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алишина Х. Преданность к науке.(үле сылтама) Интернет-журнал «Ак калфак», 03.07.2011.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
- 19 июль көнне туганнар
- 1926 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Төмәндә туганнар
- 22 июнь көнне вафатлар
- 2006 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Татар галимнәре
- Татар теле галимнәре
- Филология фәннәре докторлары
- Русиянең атказанган фән эшлеклеләре
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре