Эчтәлеккә күчү

Суфиян Поварисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Суфиян Поварисов latin yazuında])
Суфиян Поварисов
Туган телдә исем Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов
Туган 29 август 1924(1924-08-29)
Илеш районы, Тыпый авылы
Үлгән 3 июль 2016(2016-07-03) (91 яшь)
Уфа
Яшәгән урын Мәҗит Гафури урамы, Уфа[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре галим-филолог, язучы
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Бөек Ватан сугышы ордены, 1-нче класс Дан ордены, 1нче дәрәҗә
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Суфиян Шәмсетдин улы ПоварисовБашкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, Башкортстан халык язучысы, фронтовик, филология фәннәре докторы, профессор.

Суфиян Поварисов 1924 елның 29 августында Илеш районының Тыпый авылында туа, 18 яше тулыр-тулмас, фронтка китә. 469нчы мина ату полкы сафларында Курск дугасыннан башлап Украина, Польша, Румыния, Маҗарстан, Чехословакия ил-җирләре аша узып, Җиңү көнен Алманиянең Дрезден шәһәрендә каршылый, солдат, артиллерист.

С. Поварисов туган якларына 1947 елда кайтып төшә һәм Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем ала. 1955-1958 елларда Татарстанның Актаныш районы Бурсык урта мәктәбе директоры булып эшли.

Соңыннан Уфага кайтып төпләнә. 1958-1960 елларда «Кызыл таң» гәзитендә эшләп ала. Бераздан мөгаллимлеккә һәм гыйльми эшчәнлеккә сәләте булган яшь белгечне Башкорт дәүләт университетына эшкә чакыралар. 1960 елдан бирле шунда татар һәм рус теле кафедрасында талипларга белем бирә. Татар филологиясе бүлегендә мөгаллимлек итеп, йөзләрчә белгеч тәрбияләп чыгара, фән кандидатлары әзерли, дистәләрчә гыйльми хезмәт яза.

48 ел буе төп эш урыны университетта мөгаллимлек кылу булса да, Суфиян Поварисов гомере буе әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә форсат таба килде. Ул 50дән артык китап, 200дән артык фәнни хезмәт авторы. Күпсанлы романы, повестьлары, хикәяләре дөнья күрде. Мәшһүр әдип Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган өчләм-эпопеясе белән С. Поварисов әдәбиятыбызда аеруча мактаулы баскычка менде. Газета-журналлардагы үткер публицистик язмалары белән дә еш чыгыш ясый Суфиян Поварисов.

Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөгаллимлек эшчәнлегендә Башкортстанның шактый гына шәрәфле исемнәренә лаек булды аксакал галим: Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, РСФСР атказанган югары мәктәп эшлеклесе. 2004 ел азагында, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев фәрманы белән, С.Поварисовка «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән югары исем бирелде. БР Авыргазы районы хакимияте Г. Ибраһимов премиясе белән бүләкли.[2]

2011 елда, татар зыялыларының күпсанлы сорауларга колак салып, Башкортстан җитәкчелеге Суфиян Поварисовка «Башкортстан халык язучысы» дигән шөһрәтле исем бирә.

2016 елның 3 июлендә Уфада вафат[3].

  • Поварисов С. Ш. Тел – күңелнең көзгесе: (матур әд. әс. теле тур.) / С. Ш. Поварисов; М. Зәкиевнең кереш сүзе б-н. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1982. – 160 б. – 4000 д.
  • Поварисов С. Сайланма әсәрләр : 3 т. / Суфиян Поварисов. – Казан : Матбугат йорты, 1999.
  • Т. 1 : Пәйгамбәр таңы : роман. – 286 б. – 1000 д. – [99 – 94]
  • Т. 2 : Күкнең җиденче катында : роман. – 279 б. – 1000 д. – [99 – 152]
Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә