Леонид Аксентьев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Аксентьев latin yazuında])
Леонид Аксентьев
Туган 1 март 1932(1932-03-01)
Бакы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР
Үлгән 21 октябрь 2020(2020-10-21) (88 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Чикислар йорты[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты

Леонид Александрович Аксентьев (1932 елның 1 марты, Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ2020 елның 21 октябре, Казан, Россия) — математик, физика-математика фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонид Аксентьев 1932 елның 1 мартында Бакыда туган.

1949 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә һәм 1954 елда аны «Математика» белгечлеге буенча тәмамлый.

Диплом алганнан соң, КДУның дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә һәм 1958 елда кандидатлык диссертациясен яклый.

1953 елдан башлап Казан дәүләт университетында дифференциаль тигезләмәләр кафедрасында эшли: лаборант, 1954 елдан — ассистент, 1960 елдан — доцент, 1972 елдан 1978 елга кадәр — профессор.

1978 елдан 2019 елга кадәр КДУның математик анализ кафедрасы профессоры булып эшли.

«Известия вузов. Математика» журналының редколлегия әгъзасы (1966—1970) һәм баш мөхәррир урынбасары (1980—2019).

2020 елның 21 октябрендә Казанда вафат була. Арча зиратында җирләнгән.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елдан физика-математика фәннәре кандидаты. Кандидатлык диссертациясенең темасы — «Бербитлелекнең җитәрлек билгеләре һәм аларны аналитик функцияләр теориясенең кире төбәк бурычларына карата куллану», фәнни җитәкче — доцент Сергей Николаевич Андрианов.

1971 елдан физика-математика фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы — «Аналитик функцияләрнең төбәк бурычларын хәл итүнең геометрик үзлекләре».

Фәнни мәнфәгатьләре комплекслы үзгәрүче һәм аның кушымталарының геометрик функцияләре теориясе, кире төбәк бурычларына карый[2].

Функцияләрнең геометрик теориясендә бербитлелекнең нәтиҗәле билгеләрен нигезли. Риман өслекләрдә кире төбәк бурычларын хәл итү схемасын бирә.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Связь внешней обратной краевой задачи с внутренним радиусом области. Изв. вузов. Математика, 1984, № 2, с. 3-11.
  • Достаточные условия конечности аналитических функций и их приложения. Итоги науки и техники, ВИНИТИ, Математический анализ, 1987, т. 25, с. 3-121 (совместно с Ф. Г. Авхадиевым и А. М. Елизаровым).
  • Многолистные функции из расширенных классов Беккера и Нехари и их гидромеханическое истолкование // Известия вузов. Математика, 1999, № 6.
  • Об отображениях, связанных с градиентом конформного радиуса // Известия вузов. Математика, 2009, № 6.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Леонид Александрович Аксентьев // Ильинский Н. Б., Салимов Р. Б., Шерстнёв А. Н. — Известия вузов. Математика. 1982. № 4.
  • А. М. Елизаров, Ю. Е. Хохлов. Памяти учителя. Учен. зап. Казан. ун-та. Сер. Физ.-матем. науки, 2021, том 163, книга 1, 95-112.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]