Сәләм Алишев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәләм Алишев latin yazuında])
Сәләм Алишев
Туган телдә исем Сәләм Хатыйп улы Алишев
Туган 20 март 1929(1929-03-20)
ТАССР Чистай кантоны Шәрбән авылы
Үлгән 23 июнь 2015(2015-06-23) (86 яшь)
Казан
Яшәгән урын Гадел Кутуй, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре тарихчы-галим
Балалар 3 улы
Ата-ана
  • Мөхәммәт-Хатыйп Әлмәти улы (1870-1945) (әти)
  • Нурлисай Закир кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (1989)

Сәләм Алишев (Сәләм Хатыйп улы Алишев) — тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 20 мартында ТАССР Чистай кантоны (хәзерге ТР Аксубай районы) Шәрбән авылында туган. Хəзерге Норлат районына кергəн Яңа Əлмəт авылында үсә. Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлаган (1951). Тарих фәннәре кандидатлыгына (1968), докторлыгына (1990) диссертацияләр яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С.Х. Алишев – XVI гасырның икенче яртысы – XX гасырның башындагы Казан ханлыгы һәм Урта Идел буе халыклары тарихы, Казан тарихы, татар халкының социаль һәм милли изүгә каршы көрәше тарихы буенча зур белгеч.[2]

Чыганакларны өйрəнү методикасын булдырган галим. 18 монография һәм китап авторы, 250 дән артык фәнни мәкалә бастырган. Гыйльми эшендә татар һәм рус чыганакларын иркен куллана. Г. Ибраһимов (VII том), Газиз ГобәйдуллинТарихи сəхифəлəр ачылганда», 1989), К. Насыйриларның тарихи хезмәтләрен бастыруга әзерли, Идел һәм Урал буенда Пугачев явы турында татарча документларны нәшер итүдә катнаша.

Казан ханлыгының архивы, бай хан китапханəсе 1552 елда ук юкка чыкканнар. Алишев исə бу дəүлəт тарихын тикшерүдə, төрле якларга сибелгəн-чəчелгəн, инде күптəн юкка чыккан документаль кыйпылчыкларны җыеп, тулы бер комплекс барлыкка китерə алды. Аларны, хəтта, бер аерым җыентык итеп чыгарды. Һади Атласи, Михаил Худяков һəм кайбер башка тарихчыларның бу өлкəдəге эшлəрен лаеклы дəвам итте.[3]

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Урта Идел буе татарлары Пугачев явында. Казан, 1973.
  • Каһарман бабайлар, Казан, 1976.
  • Үткәннәр эзеннән. Казан, 1986.
  • Урта Идел буе халыкларының тарихи язмышы. XVI г. – XX г. Башы. М.,1990.
  • Казан һәм Мәскәү: XV- XVI гасырларда дәүләтара багланышлар. Казан, 1995.
  • Азатлык өчен газаплы юл. Казан: Фән, 1999.
  • Борынгы төрки дөнья. Казан: Форт-диалог, 2001.
  • Тарихчылар. Татар халкы. Казан: Форт-диалог, 2000.
  • Башкорт феномены. Казан, 2002.
  • Казан ханлыгы чоры татарча чыганаклар. Казан, 2002
  • Казан ханлыгы тарихыннан. Казан, 2003.
  • Казан тарихы турында тулаем. Казан: Раннур, 2005, тиражы 20 мең.
  • Татар тарихчылары. Казан: ТКН., 2006.
  • Болгар-Казан һәм Алтын Урда багланышлары. XIII-XV гг.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
  • «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» медале.
  • «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгы» медале.
  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С.Х. Алишевның Урта Иделне Рус дәүләтенә кушу темасына язылган беренче докторлык диссертациясен (1978) Мәскәүдә Тарих институтында үткәрмиләр. 1990 елда «Урта Идел буе халыкларының тарихи язмышы. XVI г. – XX г. башы» темасына икенче диссертация әзерләп, якларга мәҗбүр була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. С.Х. Алишев. Биобиблиография (төзүчеләре С. Шәмси, И. Мөлеков, Р. Галләм). Казан, 1999.
  2. Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья. Сб. статей. Казан, 2010.ISBN 978-5-94981-155-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]