Әбрар Кәримуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбрар Кәримуллин latin yazuında])
Әбрар Кәримуллин
Туган телдә исем Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин
Туган 29 май 1925(1925-05-29)
Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылы
Үлгән 18 сентябрь 2000(2000-09-18) (75 яшь)
Күмү урыны Чәбия Чүрчи[1]
Һөнәре шәркыятьче
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Әбрар Кәримуллин Викиҗыентыкта

Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинтатар галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшләгән әнисе Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен, нәни Әбрарга әле бары биш яшь кенә тулганда, кулаклар өзә. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. Аның педагогия институтына укырга керү, география укытучысы булу турындагы хыяллары чәлпәрәмә килә. Ә.Кәримуллин башта Нырты шифаханәсендә бухгалтер, соңыннан Олы Арташ авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли.

1943 елның 7 гыйнварында ул Кызыл Армиягә чакырыла. Хәрби курсант училищесын тәмамлагач, миномет наводчигы сыйфатында фронтка җибәрелә. Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Венгрияне, Чехословакияне, Румынияне азат итүдә катнаша. Аннары Ерак Көнчыгышка япон милитаристларына каршы сугышка җибәрелә. Монголия, Кытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта.

Җиде елга сузылган тәнәфестән соң белемен күтәрү теләге Ә.Кәримуллинны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Сугыш гарасатын тыныч тормыш михнәте алыштыра. Укыган чакта үзен матди яктан тәэмин итү өчен аңа тимер юлда һәм елга порты причалларында йөк ташырга, урам җыештырырга, кешеләргә утын кисәргә, ә җәен төзелештә эшләргә, урман кисәргә туры килә. Ә.Кәримуллин бик тырышып укый. Беренче сессияне үк "бишле"ләргә генә тәмамлап, күтәренке стипендия ала, дүртенче курстан исемле стипендия дә ала башлый.

1953 елда Әбрар Кәримуллин университетны тәмамлап, Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә эшли башлый. Анда Ә.Кәримуллин унбер елдан артык эшли — китапханәчедән алып директорның фәнни эшләр буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Университет китапханәсендә эшли башлаган яшь белгечкә китап тарихын өйрәнергә туры килә. Дөнья халыкларының һәм татар халкының язма мәдәнияте, китап байлыгы белән күбрәк таныша барган саен ул үзе укып чыккан университет курсларында бу елларда татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, матбага эше, сәяси фикере, аның Россия һәм дөнья тарихындагы урыны хакындагы белемнәренең дөреслеккә туры килмәгәненә төшенә.

Татар язуында ике тапкыр хәреф алышыну гарәп язулы материалның күпләп юкка чыгуына китергән. Әмма аның төрле юллар белән исән калып, китапханә фондына килеп кергән кадәресе дә яшь белгечне шаккаттыра. Монда йөзәр мең татар китабы саклана икән ләбаса! Ә алар киң катлам укучыларга гына түгел, хәтта студентлар һәм укытучыларга да мәгълүм түгел. Җитмәсә, рәсми хакимият тарафыннан: "Татарларда революциягә кадәр тоташ наданлык булган, үз басма китаплары булмаган", — дигән фикер алга сөрелеп килә. Күп гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыкны эзләп табу, аның белән танышу, фәнни өйрәнү, файдалану эшендә иске язулы татар китапларының китапханәдә тулы каталогы булмау зур кыенлыклар тудыра. Шунлыктан, Ә.Кәримуллин беренче эш итеп иске татар китапларының каталогын төзү эшенә керешә. Зур кыенлыклар белән гарәп графикасында язылган татар китапларын яңадан каталоглаштыруга рөхсәт алына. 1954-1960 елларда аның тырышлыгы белән, аның җитәкчелегендә гарәп язулы татар китапларының тасвирламасы кириллицага күчерелеп, яңа каталог төзелеп бетә һәм укучыга тәкъдим ителә.

Шушы ук елларда Ә.Кәримуллин тарафыннан татар теле һәм тел белеме, әдәбият тарихы, әдәбият белеме, тарих, фольклор буенча фәнни библиографик күрсәткечләр төзелә һәм аларның кайберләре аерым китап булып басылып та чыга. Күп кенә студентлар һәм укытучылар өчен алар даими кулланма булып китәләр.

Болардан тыш, университет тарихына караган хезмәтләр, аңа багышланган мәкаләләр күрсәткече, якланган диссертацияләр күрсәткече һәм башка тасвирламалар төзелә.

Аның инициативасы һәм редакцияләве белән китапханәдәге русча кулъязмаларны тасвирлау һәм бастыру да башлана. Шулай итеп, Әбрар Кәримуллин тырышлыгы белән Казан университетының фәнни китапханәсендә зур фәнни-тикшеренү һәм нәшрият эше башлана. Ул илебезнең археографлары, тарихчылары арасында, фәнни мәгълүмат үзәкләрендә югары бәя ала.

Шул ук вакытта бу елларда китапханә фондын борынгы кулъязма китаплар белән тулыландыру эше дә җайга салына: археографик экспедицияләр оештырыла башлый. Нәтиҗәдә, университет китапханәсенә төрле җирләрдә сакланган кулъязма һәм басма татар китаплары күпләп җыела.

Чит илләрдәге фәнни оешмалар белән сугыш елларында тукталган китап алмашу эше дә яңартыла. Китапханә Европа, Азия, Америка, Австралия илләрендәге югары уку йортларының 200дән артык китапханәсе белән элемтәләр урнаштыра. Алар белән китап алмашу эше җайга салынып, китапханәгә бу илләрдән меңнәрчә басмалар алына.

Шулай итеп, университет китапханәсендә 11 ел эшләп, Ә.Кәримуллин үзен җитәкче һәм фәнни-тикшеренү эшен оештыручы, археограф, библиограф, китапханә белгече итеп таныта.

Ул бу мәсьәләләр буенча үзәк һәм җирле матбугатта чыгышлар ясый, дистәләрчә фәнни һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, бәяләмәләр, китап гыйлеменә караган фәнни хезмәтләр яза, "Татарика" библиографиясен булдыру, планлы рәвештә кулъязмалар фондын тасвирлау эшен дә алып бара.

Галим фәнни эш белән генә чикләнми, күп кенә фәнни-популяр мәкаләләр дә яза, студентлар арасында китапчылык белеме, китапханә тарихы, китап фондлары, аларны туплау мәсьәләләре, каталоглар системасы, китап сайлау, китап белән эшләү кагыйдәләре, диплом һәм диссертацияләрдә библиографияне бирү тәртибе һәм башка темаларга лекцияләр дә укый.

Әмма, 1963 елны "Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917-1960" дигән китабына Ленин-Сталинга багышланган шигырь җыентыкларын керткәне өчен аңа җитди гаеп ташлыйлар. Татарстан Өлкә партия комитетының махсус, чираттан тыш җыелган бюросында Әбрар Кәримуллин "сәяси яктан җитлекмәгән" кеше буларак шелтә ала һәм китапханәнең директор урынбасары вазыйфасыннан азат ителә. Әбрар Кәримуллин өстендә болытлар күптән куера башлаган була. Аны үзе төзегән библиографияләргә репрессияләнгән галим-әдипләрнең хезмәтләрен дә кертүдә һәм революциягә кадәр чыккан татар басмаларын мактауда гаеплиләр. Аның өстеннән яла хатлары да языла. Үз белдеге белән эш итәргә яраткан Ә.Кәримуллинны бу юлы инде акылга утыртырга җай чыга.

1964 елның декабрендә СССР ФАнең Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институты Әбрар Кәримуллинны кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә ала. Монда ул "Татар сәхнәсе (1917-1967): Әдәбият күрсәткече" дигән хезмәтен тәмамлый. 1968 елда "Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар" дигән темага аспирантурасыз, фәнни җитәкчесез, институтның планына да кертмичә, кандидатлык диссертациясе яклый.

1971 елда диссертация аерым китап булып, "У истоков татарской книги: от начала возникновения до 60-х годов XIX века" исеме астында басылып чыга. Китап үзебезнең илдә һәм чит илләрдә дә зур бәя ала. Галим биредә, татар матбагачылыгының тарихын яктырту белән беррәттән, китап белемендә беренчеләрдән булып, басма сүз тарихын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия булган милли китап теориясен эшли. Әбрар Кәримуллин раславынча, китапның теле, авторның милләте, әсәрнең китап булып басылган урыны һәм башка сыйфатлары — аның кайсы халыкка хезмәт итүе белән берлектә каралырга тиеш. Автор тарафыннан милли китапның берьюлы берничә халыкның, бигрәк тә кардәш халыкларның, уртак байлыгы булуы ихтимал икәнлеге ачыла (нигезләнә).

Әбрар Кәримуллин 1970 елда XX йөз башы татар китабы тарихы буенча докторлык диссертациясен тәмамлый. Монография 1974 елда аерым китап булып басылып чыга (Татарская книга начала XX века. — Казан,1974.), бик күп белгечләр тарафыннан (бигрәк тә чит ил галимнәре тарафыннан) югары бәя ала. Әмма диссертация буларак галим аны бары тик 1978 елда гына яклый ала. Бу диссертация дә институт планына керми, эштән буш вакытта языла. Институт планы буенча галим библиографик күрсәткечләр төзү эшен дәвам итә. Шундыйлардан татар фольклоры һәм фольклористикасының 300 еллык үсешен чагылдырган библиографик тасвирламаны күрсәтергә була. (Татар фольклоры: Аннотацияләнгән әдәбият күрсәткече: (1612-1981). — Казан, 1993).

Докторлык диссертациясен яклаганнан соң, 1983 елда аның "Реформалардан соңгы Россиядә татар китабы" дип исемләнгән яңа монографиясе (Татарская книга пореформеной России. — Казань: Татар.кн.изд-во, 1983. — 320с.) басылып чыга. Шулай итеп, автор татар китабының революциягә кадәрге чорын яктыртуны тәмамлый. Галимнең әлеге хезмәте, элек язылган ике китап белән бергә, татар китабының килеп чыгышы, халыкның укый-яза белү дәрәҗәсе, татар халкы әдәбиятының, мәдәниятенең, мәгарифенең Россия тарихында тоткан урыны хакында яңача фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Әлеге хезмәтләр нигезендә хәзер югары уку йортларында татар басма китабының тарихы укытыла. Галимнең шуннан соң язылган хезмәте татар китабының революциядән соңгы чорына багышлана. Ул 1989 елда басылып чыга. (Становление и развитие татарской советской книги: 1917-1932 гг. Очерки о ведомственных и кооперативных издательствах Татарской АССР). Шул ук вакытта ул тарих, әдәбият, мәдәният, археография, топономика, библиография буенча тикшеренүләрен дәвам итә. Татар, башкорт, үзбәк, казакъ, кыргыз халыкларының китап бастыру эше һәм бу өлкәдәге үзара элемтәләре хакында хезмәтләр яза.

Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Шул рәвешчә, халык хәтере булган китап язмышы — Ә.Кәримуллинның үз язмышына әверелеп яши. Китапка багышланган хезмәтләре аша ул татарның үзаңын үстерүгә сөйләп бетергесез зур өлеш кертә. Шулай да халкыбыз язмышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә аның игътибарыннан читтә калмый. Ул — татарның чын тарихын торгызу эшендә дә үзеннән зур өлеш керткән галим.

Татар халкының исемен һәм җисемен ачыклауга багышланган монографиясе татар һәм рус телләрендә өч тапкыр басылып чыгу, чит илләрдә япон һәм гарәп телләрендә дөнья күрүе үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. (Татарлар: исемебез һәм җисемебез. —Казан: Татар.кит.нәшр., 1991).

1996 елда басылып чыккан "Язмыш, язмыш" дигән китабы да авторның үз халкы язмышына багышланган. Монда чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезнең гыйбрәтле язмышлары һәм үзебезнең Татарстандагы милли-мәдәни, фәнни, әдәби һ.б. проблемалар яктыртыла. 1997 елда Ә.Кәримуллинның татар теле тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә багышланган "Тел милләтенең сакчысы" дигән китабы басылып чыга. Татар телен яклауга, саклауга, үстерүгә, камилләштерүгә, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт гаҗәп актуаль проблемаларны күтәрә, аларны гамәлгә ашыру өчен кулланма да булып тора.

Галимнең 2000 елда дөнья күргән "Без тарихта эзлебез" дигән китабында, исеменнән үк күренгәнчә, татар халкының тарихына, мәдәниятенә караган материаллар тупланган. Биредә автор татар халкының милли азатлык, тигез хокуклылык, мөстәкыйльлек өчен көрәшен фәнни-публицистик рухта яктырта.

Халкыбызның мәшһүр галиме кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, тапталган такыр юлдан бармый. Аның һәр хезмәтенә яңача караш хас. Шуңа күрә алар галимнәрне генә түгел, киң катлам укучыларны да җәлеп итә.

Әбрар Кәримуллин, халкыбызның кыю улы буларак, иҗтимагый хәрәкәттә дә актив катнаша. Ул Татарстанның суверенитетын ныгыту, татар милли хәрәкәтен тергезү юлында зур эш алып бара.

Халкыбызның күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы (1978), Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1987), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991), Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты (1995) академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 75 яшендә — 2000 елның 18 сентябрендә арабыздан китте.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]