Эчтәлеккә күчү

Наил Дунаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Дунаев latin yazuında])
Наил Дунаев
Туган телдә исем Николай Иван улы Дунаев
Туган 3 май 1937(1937-05-03)
ТР, Зәй районы, Әхмәт
Үлгән 30 октябрь 2022(2022-10-30) (85 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Һөнәре театр артисты
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Җефет Татьяна Григорий кызы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (1978 ел); ТАССРның халык артисты (1982 ел); Россиянең атказанган артисты (1996 ел); Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998 ел).

 Наил Дунаев Викиҗыентыкта

Наил Дунаев (чын исеме: Николай Иван улы Дунаев) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.

Наил Дунаев 1937 елның 3 маенда Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Моннан тыш Казан мәдәният һәм сәнгать университетында профессор булып эшли, актерлык осталыгына укыта. Күренекле, киң диапазонлы артист. Аның иҗат иткән тормышчан образларына актерның шәхси Йомшаклыгы хас. Артист образларының нечкә тойгыларын, психологик кичерешләрен халыкка тулысынча җиткерә ала.

Наил Дунаев — Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (1978 ел); ТАССРның халык артисты (1982 ел); Россиянең атказанган артисты (1996 ел); Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998 ел).

2022 елның 30 октябрендә 85 яшендә Казанда вафат.[2] Казанның Курган зиратында җирләнә. [3]

  • Ибраһим — «Көзге ачы җилләрдә» (А.Гыйләҗев)
  • Ак егет — «Ай тотылган төндә», Гефест — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим)
  • Гаяз — «Чаткылар», Мирзахан — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт)
  • Нияз — «Соңгы хат», Марат — «Туй алдыннан» (X.Вахит)
  • Шамил Усманов — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин)
  • Сәйяр — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов)
  • Валерик — «Баһадирлар» (Н.Погодин)
  • Василий — «Бер төн» (Б.Горбатов)
  • Фигаро — «Фигароның өйләнүе» (П. Бомарше)
  • Газиз — «Хуш, Назлыгөл» (М.Байҗиев)
  • Подхалюзин — «Агай-эне ак мыек», Паратов — «Бирнәсез кыз», Залешин — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский)
  • Гаяз — «Агыйдел» (М.Әмир)
  • Шәмсетдин — «Кол Гали» (Н.Фәттах)
  • Даут — «Ике фикер» (Г.Коләхметов)
  • Равил — «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев)
  • Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр», Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә», Нурислам — «Хушыгыз!», Якуб — «Без китәбез, сез каласыз», АлексеЙ — «Илгизәр + Вера», Гөргөри — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин)
  • Айдар — «Зифа», КачкинскиЙ — «һиҗрәт» (Н.Исәнбәт)
  • Мирвәли — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев)
  • Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
  • Ногман — «Мирас» (Г.Каюм)
  • Мәхмүт — «Ике сәгать — бер гомер» (Р.Хәмид)
  • Күрше — «Бичура» (М.Гыйләҗев)
  • Бикбау — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов)
  • Әхмәди — «Алдым-бирдем» (Г.Исхакый)
  • Лисео — «Җүләр кыз» (Лопе де Вега)
  • Ашыг — «Арзы кызы» (М.Тарухан)
  • Мулланур — «Чапты атым Казанга» (З.Хәким)
  • Луиджи — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо)
  • Әбүбәкер — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла) Һ.б.

Хатыны Татьяна Григорий кызы (Зәй районы Кабан-Бастрык авылыннан), Алабугада китапханә техникумын, Мәскәүдә китапханә институтын тәмамлаган. Казан дәүләт мәдәният институты проректоры, профессор. Уллары Владислав[4].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]