Айгөл Әхмәтгалиева
Ватандашлык |
![]() ![]() |
---|---|
Туу датасы | 27 ноябрь 1973 (51 яшь) |
Туу урыны | Иске Сәфәр, Актаныш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | язучы, журналист, драматург, мөхәррир |
Эшчәнлек өлкәсе | проза[d], публицистика[d] һәм драматургия[d] |
Эш урыны | Мәгърифәт, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, «Мәйдан» журналы, Казан утлары һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры[1] |
Әлма-матер | В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты |
Активлык чорының башы | 1995 |
Әгъзалык | Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Татарстан язучылар берлеге |
Бүләкләр | |
![]() |
Айгөл Әхмәтгалиева, Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева (паспорт буенча Муллагалиева, 1973 елның 27 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Иске Сәфәр) — язучы, драматург, журналист, мөхәррир. Татарстанның журналистлар (2007 елдан) һәм язучылар (2009 елдан) берлекләре әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова (2011), Илдар Юзеев (2021), Туфан Миңнуллин (2024) исемендәге әдәби премияләр лауреаты[2]. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2023).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1973 елның 27 ноябрендә Актаныш районы Иске Сәфәр авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Габдулла белән әнисе Гөлзәлифә Усы авылыннан. Сеңелләре Сөмбел, Айсылу. Актаныш районы Качкын урта мәктәбен (1990), Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын (1995) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казан дәүләт университетында укыган елларында Казанның 10 нчы гимназиясендә укытучы, «Мәгърифәт» газетасында корректор булып эшләгән. Гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күченгәч, «Нур» газетасында корреспондент, Чаллы дәүләт педагогия институтында (2015 елдан университет) укытучы булган. 2001 елдан 2013 елга кадәр «Мәйдан» журналының әдәбият бүлеген җитәкләгән. Аннан «Казан утлары» журналына бүлек мөхәррире булып күчә.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Айгөл Әхмәтгалиева: «Язучының һәр язганы өчен Аллаһ хозурына баргач җавап бирәсе бар»[3]
Беренче язмалары мәктәп елларында ук вакытлы матбугатта күренә башлый. Хикәяләре, публицистик язмалары һәм юморескалары «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан», «Тулпар», «Чаян» журналларында, «Мәдәни җомга» газетасында басыла.
2008 елда «Мәгариф» нәшриятында балалар өчен «Болытта җиләк үсә», 2011 елда Татарстан китап нәшриятында өлкәннәр өчен повесть һәм хикәяләрне үз эченә алган «Синең өчен яшим» китабы[4], 2014 елда яшүсмерләр өчен «Мин гашыйк булдым» китабы, 2016 елда «Баланнарда бал тәме» китабы басылып чыккан[5]. 2014 елда татар театрының беренче хатын-кыз актрисасы С. Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язу өчен, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге гранты бирелә («Туташ» романы)[6]. Татарстанның халык артисты җырчы Хәния Фәрхигә багышланган «Хәния» новеллалар җыентыгы авторы[7].
Пьесалары Әтнә («Күз нурларым»), Ырынбур («Ул бит кичә иде», 2015), Чаллы татар театрлары, Уфа һәм Сибай башкорт театрлары сәхнәсендә куела.
Хикәяләре рус теленә тәрҗемә ителгән. «Җиде ят» хикәясе төрек теленә тәрҗемә ителеп, «Hece Oyku», «Sessiz kuray» (Әнкара) журнал-китапларында; балалар өчен язылган «Әби, Илнур һәм математика» хикәясе төрек телендәге «Altin Sincar» (Алтын тиен) җыентыгында урын алган.
Хикәяләре мәктәп дәреслекләренә, «Яңа базар», «Балачак энциклопедиясе» җыентыкларына кертелгән. Зифа Кадыйрованың дүрт китабын редакцияләгән. Популяр җырлар авторы (мәсәлән, «Ак чәчәкләр» җыры, Вил Усманов көе).
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2015 — «Ак чәчәкләр» (режиссер Ренат Әюпов) — сценарий авторларының берсе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2011 — Саҗидә Сөләйманова премиясе (кызыксындыру премиясе)
- 2012 — «Яңа татар пьесасы 2012» конкурсы җиңүчесе — «Бәхет агачы» драмасы белән
- 2013 — республикакүләм уздырылган конкурста «Таллыкүлдә былбыл бар» повесте — II, «Зәңгәр күлмәк» киносценарие — III урын
- 2014 — Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара бәйге — «Капка» хикәясе белән — ТР I, дәүләтара (төрки телле 13 дәүләт) — II урын
- 2014 — Чаллы шәһәрендә «Ел язучысы»
- 2021 — Илдар Юзеев исемендәге премия[8]
- 2023 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[9]
- 2024 ― Туфан Миңнуллин исемендәге премия[10]
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кияүдә, улы Марат, кызы Лилия[11].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://chelnyteatr.tatar/tt/entertainers/mullagalieva-ajgөl-gabdulla-kyzy/
- ↑ Айгөл Әхмәтгалиева. 2021 елның 14 июнь көнендә архивланган. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси) порталы
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Айгөл Әхмәтгалиева: «Язучының һәр язганы өчен Аллаһ хозурына баргач җавап бирәсе бар». «Атна вакыйгалары», 30.04.2020
- ↑ Синең өчен яшим. Милли электрон китапханә порталы(рус.)
- ↑ Айгөл Әхмәтгалиева - районыбыз горурлыгы. «Актаныш», 13.11.2016
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. «Туташ» турында гапләшү: «Сары матбугат иртәрәк туса, Волжская, Ильскаялар турында күбрәк белер идек». Интертат, 6.11.2019
- ↑ Хәния Фәрхи иҗатын яратучылар өчен яхшы хәбәр. tatar-today.ru
- ↑ Дилбәр Сөләйманова. Әдәби бүләк. 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. «Тулпар», 31.03.2021
- ↑ Признание заслуг. - «Республика Татарстан», 14.11.2023
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле. Татар-информ, 7.02.2024
- ↑ Лилия Йосыпова. Айгөл Әхмәтгалиева белән интервью. «Ирек мәйданы», 07.04.2016
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әхмәтгалиева Айгөл. ТР язучылар берлеге сайты
- Айгөл Әхмәтгалиева. Чаллы язу чылары
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 27 ноябрь көнне туганнар
- 1973 елда туганнар
- Актаныш районында туганнар
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча драматурглар
- Татар язучылары
- Татарстан язучылары
- Татар драматурглары
- Татарстан драматурглары
- Татар журналистлары
- Татарстан журналистлары
- XXI гасыр язучылары
- Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары
- Мөхәррирләр
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Илдар Юзеев премиясе лауреатлары
- Туфан Миңнуллин премиясе лауреатлары