Иске Сәфәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Сәфәр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Сәфәр
География
АТБ Иске Сәфәр авыл җирлеге
Ил Россия
ГАТОБК коды 92205000055 Edit this on Wikidata
ГМБТК коды 92605457101 Edit this on Wikidata
Почта индексы 423748 Edit this on Wikidata
Русча топонимы Старое Сафарово

Иске СәфәрТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Терпеле елгасы кырында урнашкан.

17 гасырда башкортлар белән Иске Сәфәр авылы нигезләнә. Сәфәрдә мәдәният йорты, фельдшерлык узәге, балалар бакчасы, мәктәп, мәчет, кибетләр, полиция участогы, бухгалтерия, музей һәм библиотека бар. 2021 нче елга авылда 1000гә якын кеше яши.

Авылда РТС, икмәк өчен амбарлар, фермалар бар.

Шулай ук сугышта һәлак булып калган кешеләр өчен һәйкәл ачканнар. Ул һәйкәлдә аларның исемләре бар. 2020 елның 28 нче май аенда чик сакчылары көненә һәйкәл куйдылар.

2020 елда Инсия Хаҗиева Иске Сәфәр турында китап бастырып чыгарды. Ул китапта авыл турында һәм Сәфәрдә булган һәрбер гаилә турында мәгълүмат бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

яңарт | SPARQL |сурәтләр тап
  • Кадрия Идрисова
  • Мәннаф Айтуганов
  • А.Г.Алиев (1895-1967) - педагог, РСФСРның атказанган укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.
  • А.З.Заһитов (1937 елгы) - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССРның Чирмешән райкомы беренче секретаре (1969-1980 елларда).
  • М.Н.Нуретдинов (1926 елгы) - ТАССРның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.
  • Разил С.Сәетов (1943 елгы) - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Почет Билгесе" ордены кавалеры.
  • Рәис С.Сәетов (1938 елгы) - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.