Яңа Җияш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Җияш latin yazuında])
Яңа Җияш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°38'тн, 53°53'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 167 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423763
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Новое Зияшево

Яңа ҖияшТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Җияш (Каратал) Минзәләдән 50 чакрымда Бизәде елгасында каршында Гәрәй волосты (1866 елдан ― Байсар волосты) асаба җирләрендә урнашкан типтәрләр авылы. 1816 елда анда ― 36, 1834 елда «башкортларга кердәш булып яшәгән» 50 ир-ат җенесле типтәр теркәлә. 1859 елда 107 хәрби дәрәҗәдәге кердәш, 1870 елда 21 йортта 139 типтәр була. 1902 елда 170 типтәр, 1912 елда ― 473 типтәр исәпкә алына[1].

Топонимия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Җияштә Тукай урамы, Үзәк урам, Аръяк урамнар бар. Элгәре, заманына күрә, Тукай урамын Киров урамы дип йөрткән чаклар да булган. Халык арасында "Арт урам" дигән атамасы да очрап куя.

Якын тирәдә Габдулла чокыры, Шәвәли чокыры, Сай чокыр, Тирән чокыр дип йөртелгән урыннар бар.

Сөлек буасы исеме белән үзенчәлекле. Гали посадкасы агачларын Гали бабай утыртканга шул исемдә йөри. Олы ялан- урман уртасындагы бик зур ачыклык урын хөрмәтенә шулай йөртелә. Анда элек Сабан туйлары, авыл бәйрәмнәре шаулап узган.

Түбәләс юлы атамасы да халык телендә һаман да популяр.

Адаштыра торган шөбһәле урыннар да бар. Терлек үләт базы яны шундый. Шәвәли чокыры, Гамбәр тыкрыгы шулай ук адаштыра торган урыннардан.

Элегрәк Габдулла коесы, Нәҗип коесы дигән коелар булган, кызганыч, аларның хәзер иесмнәре генә сакланып калган, коелары юк инде. Шифа чишмәсе торф чыгарганда табыла. Аны Шәрип дигән кеше ача. Нәтиҗәдә, бу урында эшләр туктатыла һзм озак та үтми, сусаклагыч төзелә. Хәзерге көндә авылга су шушы чишмәдән килә. Авыл халкы суының шифасын күреп, Шифа чишмәсе дип атама бирә. Имам чишмәсен Имам бабай тапкан һәм чистарткан. Шуның белән бәйле рәвештә, чишмәгә Имам чишмәсе дип исем бирелгән. Бүген дә челтерәп ага ул. Фәндүс чишмәсе - соңгы елларда гына авылда барлыкка килгән чишмәләрдән. Фәндүс Мостафин бу чишмәне чистартып, су алырлык итеп төзекләндереп куйган. Авыл халкы аңа рәхмәт йөзеннән, чишмәне Фәндүс чишмәсе дип атап йөртә.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җияш сүзе килеп чыгышын галимнәр болайрак аңлата: "Төрки телләр материалында топонигез -җи (-си) "су", "елга" мәгънәсендәге топоформант -эш (-эс) нигезләреннән тора. С-ш тартыкларының алмашынып килүе, фин-угыр телләренең һәм төрки телләрнең фонетик системасын характерлый. Җияш ойконимы башта сулы җирне аңлаткан, яки гидроним булган. Болар нигезендә, Җияш сүзе - су буенда урнашкан объект дигән мәгънәне аңлатырга мөмкин.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее (https://tatfrontu.ru/tt/cards)
  • "Бер "Тамыр"дан" китабы (Хозяйство "Тамыр": история и настоящее. Очерки) Авторы-составители: Гелюся Рауфовна Закирова, Лейсан Фаукатовна (15.10.2019)
  • Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 325. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.