Эчтәлеккә күчү

Әтәс

55°36′54″ т. к. 53°38′05″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әтәс latin yazuında])
Әтәс
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Әтәс авыл җирлеге[1]
Административ-территориаль берәмлек Әтәс авыл җирлеге[1], Актаныш районы һәм Татарстан
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Шәбез
Халык саны 208 (1795)[2],
285 (1816)[3],
400 (1834)[3],
442 (1848)[3],
275 (1859)[3],
609 (1870)[3],
339 (1902)[3],
736 (1906)[3]
Почта индексы 423737
Карта

Әтәс авылы — Татарстан Республикасы Актаныш районында, Шәбез елгасының башында урнашкан татар авылы.

Әтәс Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 284 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 30 чакрым ераклыкта урнашкан[4].

Әтәс — Шәбез елгасы каршындагы Байлар волостеның (1866 елда Семиостров волосы) составындагы Калмаш түбәсендәге. Еней волосында Әтәс авылы Куразово дип атала. XVII гасырда нигезләнгән. Кантоннар чорында 11нче башкорт кантоны, Ырынбур губернасы Минзәлә өязенә керә. 1865 елда бу өяз Уфа губернасы составында була[5]. ХХ гасыр башында мәчет (1831 елдан билгеле), тегермән, хуҗалык магазины, бакалея кибете теркәлгән. 1920 елдан Татар АССР-ның Минзәлә кантоны, 1930 елдан — Актаныш районы, 1935 елдан — Калинин районы, 1959 елдан — Актаныш районы, 1963 елдан — Минзәлә районы, 1965 елдан — янә Актаныш районы составына керә[1]. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Семиостров волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында, 1930 елдан Актаныш районында. 1935 елда Калинин районына кертелә, ләкин ул 1959 елда ул район бетерелгәч, Актанышка кире кушыла.

  • 1795 — 208
  • 1834 — 400
  • 1859 — 560
  • 1897 — 565
  • 1906 — 736
  • 1913 — 644
  • 1920 — 527
  • 1926 — 441
  • 1938 — 395
  • 1949 — 259
  • 1958 — 251
  • 1970 — 259
  • 1979 — 248
  • 1989 — 198
  • 2010 — 194

Авылда татарлар гына яши, 18-19 гасырда авыл халкы башкортлар катлавыннан була[5]. 1795 елда 28 йортта 208 асаба башкорт катлавына кергән халык яши. 1816 елда 50 йортта — 285, 1834 елда 69 йортта 400 башкорт катлавына кергән халвк, шуларның 7се ике хатын белән яши. 1848 елда 73 йортта — 442 башкорт катлавы теркәлә. 1859 елда 275 башкорт катлавы ир-аты исәпләнә; 1870 елда 609; 1902 елда 127 йортта — 339 башкорт катлавына кергән халык теркәлгән. 1906 елда 151 йортта — 736 кеше була[5].


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 164 кеше яши[6], шул исәптән: татарлар — 99,39%, башка халыклар — 0,61%[6].

Авылда мәчет бар.

Халык терлекчелек, бакчачылык, умартачылык белән шөгыльләнә. 2008 елдан Әтәстә урнашкан «Игенче» авыл хуҗалыгы кооперативы таркала һәм аның урынында «Әнәк» агрофирмасының «Әтәс» бүлекчәсе барлыкка килә. Авыл халкының күпчелеге шунда эшли. Авылда өч кибет бар.

  • Списки населенных пункт Российской империи по сведениям 1870 года. Том 45. Уфимская губерния. — СПб., 1877.
  • Полный алфавитный список всех населенных мест Уфимской губернии . — Уфа, 1906.
  • Муратов Ф. Хужин И. «АКтаныш — туган җирем». — Казан, 2003 (беренче басма)
  • Татар энциклопедиясе, 1 том. Казан, 2008