Эчтәлеккә күчү

Адай (Актаныш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адай (Актаныш районы) latin yazuında])
Адай
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Күҗәкә авыл җирлеге[1]
Почта индексы 423735
Карта

АдайТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Атамасы инеш исеменнән килә.

Актаныштан 35 чакрым көнбатыштарак электән дә, хәзер дә олы юллардан читтә утыра. Безнең эрага кадәр 5-6, 3-2 меңьеллыкта, безнең эраның 3 йөзендә үк биредә халыклар яшәгәнлеге билгеле. Вакытында бары земство почтасының өченче тракты якыннан узган. Авыл 1627 елда салынган, диләр. Хәзерге адайлыларның бабалары - Карабәк оныклары бирегә өйдәш булып урнашалар. Аңарчы Иске авыл коесы дигән урында (иген кыры уртасы хәзер) яшәгәннәр. Аылның төп кешеләре марилар була, 1795 елда алар саны 25 тәшкил итә, 11 е - ир-ат, 1870 елда ир-атлары 13 була.

Башта Җәнәй волостеның Тугызынчы түбәсенә, соңыннан Алтынчы йортка, Семиостров волостена, 1930-1935 елларда Актаныш, аннан 1959 елга кадәр Калинин районына кертелә. Авылның 6 ир-ат Өченче типтәр командасында исәптә тора.

1747 елда авылда 35 ир-ат булуы теркәлгән. 1795 тә 14 хуҗалыкта - 106, 1870 тә 74 йортта - 365, 1913 тә 186 гаиләдә - 931, 1920 дә - 985, 1922 дә - 797, 1930 елда - 756, 1949 да - 629, 1958 дә - 607, 1965 тә - 172 хуҗалыкта - 740, 1989 да 132 йортта - 356, 1993 тә 133 хуҗалыкта - 372, 2010 елда 102 хуҗалыкта 253 кеше яши. Алар мишәр һәм типтәр катламына караганнар. Е.Пугачев явында 5 ясаклы татар старшиналары Мөхәммәтрәхим Йосыпов, 30 татар һәм мари Сәфәр Якупов белән Сәет Даутов төркемнәрендә катнашканнар.

1799 елдан 918 дисәтинә җирдән файдаланалар.

Авылда ашлык магазины ачыла. Гомер-гомергә мүк чыгару, кайры төшерү, печән әзерләү, аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнәләр. Кышка Ижевск, Воткинск, Сайгаткага акча эшләргә барып кайткан ир-атлары. Авылда суыргыч тотканнар.

1848 елга кадәр мәчетләре була, бу вакытка инде искерергә өлгерә. 1848 елның көзеннән Низаметдин Хисаметдинов мулла булып эшли башлый. 1939 елда мәчет яшәвеннән туктый. 2008 елның көзендә генә ул кабат төзелеп, файдалануга тапшырылды.

1887 елның июненнән авылда Юа җыены үткәрелеп килә, соңгысы 1930 елда уздырыла.

НЭП чорында патент алып сәүдә иткән, ташландык хәлдәге су һәм җил тегермәнен арендалап эшләткән 6 кеше 1928 елның декабрендә сайлау хокукыннан мәхрүм ителәләр. Әбуталип Миңнебаевны туган яктан сөреп җибәрәләр. Барысы 4 кеше репрессияләнә.

1929 елда берничә хуҗалык ширкәт оештыралар. Аннан "Ташьелга" хуҗалыгы төзелә. 1957 елда Үмәнәйдәге тельман, соңыннан Сталин (билгеле вакыйгалардан соң Фрунзе) исемендәге хуҗалыклар белән берләшәләр. 1992-1996 елларда мөстәкыйльлек алып, кабат "Ташьелга" булып көн күрәләр. Хәзер биредә фермер-крестьян хуҗалыгы оешты.

Совет-фин сугышында 5 адайлы катнаша. Ә Бөек Ватан сугышы кырларында 104 яугир мәңгелеккә ятып кала, илне сакларга 123 кеше чакырылган була.

Халык саны — 337 тирәсендә. Почта индексы — 423734.

1747 елда нигезләнгән.

Халык саны
1747 1795 1859 1870 1884 1897 1906 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
35 106 341 365 548 751 910 931 985 715 756 629 607 693 577 380 337 254[2]

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[4]

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш - туган җирем. ― Казан, 2010, 14нче бит.