Иске Әгъбәз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Әгъбәз latin yazuında])
Иске Әгъбәз
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°23'36"тн, 53°49'55"кнч
Башкарма комитет рәисе Тимергази Хәсәнов
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 306 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423746
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старое Агбязово

Иске ӘгъбәзТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Әгъбәз — бүләр ыруы башкортларының авылы. Авылның атамасы Бүләр волосте башкорты Әгъбәз Досаевның исеменнән алынган. 1731 елда аның Янәй волосте башкорты Апас мулла Тутыевны үз асаба җиренә кердәш итеп кертүе турында мәгълүматлар бар[1][2].

Авыл башта 11нче башкорт кантоны, Ырынбур губернасы Минзәлә өязе Бүләр волосте Чурак түбәсенә карый, 1865 елда бу өяз Уфа губернасына керә. 1866 елда ыру волостьлары бетерелгәч, авыл Әмәкәй волосте составына керә.

ХХ гасыр башында мәчет (1809 елдан билгеле) һәм аның карамагында мәктәп (1862 елда ачылган) булыуы теркәлгән, 1870 елда ике мәчет булыуы билгеле, 1848 елда ― ике, 1870 елда бер тегермән теркәлгән[1][2].

1920 елдан Татар АССР ының Минзәлә кантоны, 1930 елдан — Актаныш районы, 1935 елдан — Калинин районы, 1959 елдан — Актаныш районы, 1963 елдан — Минзәлә районы, 1965 елдан — янә Актаныш районы составына керә[2].

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1795 елда 12 йортта ир җенесле 106 башкорт; 1816 елда 24 йортта 127 башкорт, шул исәптән ике хатын белән йәшәгән дүрт кеше теркәлә. 1834 елда 32 йортта 171 башкорт исәпкә алына, уларның икесе ике хатын белән йәши. 1859 елда — 384 башкорт; 1870 елда 102 йортта 456 башкорт; 1902 елда — 898 асаба башкорт яши. Кердәш башкортлар чыгышы белән байлар ырыуыннан. 1905 йылда 169 йортта — 969, 1912 елда 1132 кеше теркәлә[1].

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[4]

Авыллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күрше Башкортстан Республикасында Бакалы районында Яңа Әгъбәз авылы бар. 1910-1911 елларда Иске Әгъбәз авылыннан күченеп киткән кешелэр нигез салып җибәрә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]