Яңа Семиостров (Актаныш районы)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Яңа Семиостров (рәсми исеме), Яңа Өшәр (рус. Новое Семиострово, Новый Ушар) ― Татарстан Республикасы Актаныш районына караган, XVIII гасырда нигез салынган (Иске Семиостровтан аерылып чыккан), су басу зонасында урнашу сәбәпле, 1980 елдан юкка чыккан торак пункт (авыл).[1]
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы территориясендә, Сауз, Туктар күлләре буенда урнашкан булган. [2]
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Биредәге 7 утрауны күздә тотып, руслар төп авылны Семиостров дип, татарлар Өшәр дип атаган. Яңа Семиостров авылы аерылып чыккач, төп торак пуктны Иске Семиостров дип атый башлыйлар. Халык яңа авылны Яңа Өшәр дип атаса да, рәсми исеме Яңа Семиостровка үзгәртелгән була. Авылны Чиялек, Пузырево дип тә атаганнар. Рәсми кәгазьләрдә, ревизия материалларында авылның исемен берьюлы Яңа Семиостров, Чиялек, Пузырево дип язу очрый. Сауз күле буенда урнашканга Яңа Өшәр, Сауз дип тә йөртелгән. Гадиләштереп, Яңа Семистрау дип атау да булган.[2]
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1795 елда V ревизия материалларында авыл Җәнәй волостеның Җәнәй түбәсенә караган Яңа Семиостровная авылы дип теркәлгән. Башкача «Икенче аймакныкылар» дип тә йөрткәннәр. Октябрь революциясеннән соң Иске Семиостров авыл советына карый.[2]
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны | |||||||||||||||
1858 | 1870 | 1884 | 1896 | 1906 | 1913 | 1920 | 1922 | 1927 | 1930 | 1962 | 1965 | 1971 | 1975 | 1978 | 1980 |
248 | 296 | 335 | 476 | 599 | 606 | 588 | 579 | 620 | 592 | 291 | 272 | 257 | 192 | 62 | 0 |
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яңа Семиостров авылына XVIII гасырда нигез салынган. 1795 елда V ревизия материалларында торак пунктта 2 хуҗалык, 1913 елда 111, 1920 елда 104, 1940 елда 94, 1965 елда 70, 1975 елда 40, 1978 елда 13 хуҗалык теркәлгән. Мәчете, инкыйлабка кадәр ике җил тегермәне булган.[2]
1852 елның 12 маенда авыл мәчетенең имамы булып Мөхәммәтмокыйм Габделмәҗитов, 1872 елдан аның улы Минһаҗетдин, 1895 елдан Минһаҗетдинның улы Билал эшли башлаган. 1912―1913 уку елында мәчет каршында 48 шәкерт укыган ир балалар мәктәбе эшләгән. Имам-хатыйп Сәетмөхәммәт хәзрәт Камалетднов әлеге мәктәп белән җитәкчелек иткән.[2]
Иске Семиостров авыл советына караган. Бу җирлектән 18 кеше репрессияләнгән.[2]
1930-елларда крестьян хуҗалыклары «Марс» күмәк хуҗалыгына берләшә, аннан «Ура»лга, «Көрәш»кә кушыла.[2]
Бөек Ватан сугышына авылдан 153 кеше чакырылган, 133 се һәлак булган.[2]
1975 елда, Түбән Кама ГЭСын төзү, Чулман елгасының су биеклеген күтәрү нәтиҗәсендә, авыл су басу зонасына туры килә, туздырыла, халык төрле якка (шул исәптән, Сарапулга, Пермьгә) күчеп китә.[3] 1980 елгы мәгълүматларда авыл телгә алынмый.[2]
Авылда туган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Альберт Аликин (1948), РЭҮ кабельләрне эретеп ябыштыручылар бригадиры, Хөрмәт Билгесе ордены иясе (1986).
- Нуретдин Борһанов (1917―1989), сугыш ветераны, зенитчы, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң Дербешка, Әҗәкүл пристаньнәрендә балта остасы.
- Рафаил Борһанов (1947), Удмуртиянең атказанган юристы (2003), Сарапулда яши.
- Дәниф Борһанов (1936―2006), «Пермьвторчермет» заводының металл кисүчеләр бригадиры, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены (1972), Хөрмәт Билгесе ордены (1977) иясе.
- Наил Гыйльфанов (1953), әүвәл хәрби, аннары гражданнар авиациясе очучысы, Казан аэропортында эшли. «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән.
- Викиятулла Нуруллин (1916―1984), сугыш ветераны, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң тимерче.
- Сабит Салахов (1942), ветеринар, Удмуртиядә совхоз, кошчылык фабрикасы директоры, Удмуртия Дәүләт советы[d] президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2002).
- Илдус Сираҗиев (1947), хәрби, майор, III дәрәҗә Ватанга хезмәт иткән өчен ордены белән бүләкләнгән.
- Наҗах Хафизов (1938), теплоход капитаны (Эстония).[2]
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ягъсуф Шәфыйков. «Хуш, Агыйдел» повесте.К.: «Идел-Пресс», 2002.
- «Җиде утрау арасында» (рус. Между семью островами, документаль фильм, режиссер Алмаз Нургалиев, куючы-оператор Динар Әхмәтҗанов, режиссер-клипмейкер Айдар Низамов, 2020)[3]
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Новое Семиострово (Чиялек). 2023 елның 5 август көнендә архивланган. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 211-215нчы бит.
- ↑ 3,0 3,1 Документальный фильм «Между семью островами». Planeta
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 498-501нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Старое Семиострово ВКонтакте
- Между семью островами. YouTube, 8:31
- Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан. Справочник
- Новое Семиострово (Чиялек). 2023 елның 5 август көнендә архивланган. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан