Сөрәнчәк (Актаныш районы)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Сөрәнчәк, Сөренчәк (рус. Соранчак, Суранчак) ― Татарстан Республикасы Актаныш районы Аккүз авыл җирлегенә караган, 1896 елда нигез салынып, 1963 елда бетерелгән торак пункт (авыл). 1964 елда авыл урыны иген басуына әверелгән.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы территориясендә, Әҗәкүл пристаненнән 30 км ераклыкта урнашкан булган.[1]
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1930 елдан ― Сөрәнчәк авыл советы, 1963 елдан Аккүз авыл советы составында булган.[1]
Халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халкы 286 кеше (1930, руслар).[1]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1896 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе Иске Сөрәнчәк авылыннан 25 хуҗалык Иске Байсар волостена караган Яңа Кадермәт һәм Иске Сәфәр авыллары арасындагы буш җирне сайлап, яңа торак пунктка нигез салган. 1 мең га җире булган авыл тернәкләнеп китә, 1920-еллар ахырына хуҗалыклар саны 76 була.[2]
Совет хакимияте урнашкач, авылда 100 балага исәпләнгән балалар бакчасы һәм 1918 елда ук рус башлангыч мәктәбе ачыла (балалар бакчасы мөдире Зинаида Павловна бер үк вакытта мәктәптә дә укыткан). 1953 елга кадәр җидееллык мәктәп буларак эшли (җитәкчесе Митҗан Кәримов). Соңыннан мәктәп Яңа Кадермәткә күчерелгән. [2]
1929 елда авылда кресьтян хуҗалыклары күмәк хуҗалыкка берләшә. Эшне башлап йөрүчеләрнең исемнәре тарихта билгеле: Е. Кузьмин, З. Генералов, И. Быков, П. Кузнецов һ. б. Күмәк хуҗалыкның исемен «Ленинский прилив» дип куялар. Беренче рәисе ― 1919 елдан РКП(б) әгъзасы Павел Сергеевич Басков.[3]
Бөек Ватан сугышы башлангач, хуҗалыкның төп көчен тәшкил иткән 54 ир-егет фротка китә, аларның 26 сы сугышта һәлак була. [3]
1956 елда, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте нәтиҗәсендә, «Ленинский прилив» колхозы «Нариман»га кушыла.[3] 1959 елда Чиялек («Нариман») [4], Сөрәнчәк («Ленинский прилив»), Михайловка («Красная роща»), Яңа Кадермәт («Тырыш») бер хуҗалыкка ― «Гранит» (1963 елдан «Чишмә») колхозына (үзәге Аккүз) берләшәләр. [5] [6] 1963 елда, перспективасыз авыллар белән көрәш чорында авыл юкка чыгарыла, Сөрәнчәкнең 7 хуҗалыгы 1963 елда Актаныш районындагы рус авылы Михайловкага күченә. Калганнары читкә китеп бетә. 1964 елда авыл яшәешен туктата.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Михаил Иванович Камышов (19214―1983), авыл советы сәркатибе, сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
- Александр Павлович Кузнецов (?), сугыш ветераны, Кызыл Байрак ордены, Алтын хач ордены (Польша) белән бүләкләнгән, Польшаның милли герое. Сугыштан соң Магнитогорскида яшәгән.
- Борис Павлович Кузнецов (?), сугыш ветераны, диңгезче, 3нче ранг капитаны, сугыштан соң КГБда хезмәт итә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Суранчак. Исчезнувшие НП-2016.pdf
- ↑ 2,0 2,1 Соранчак. 2023 елның 31 июль көнендә архивланган. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 309нчы бит.
- ↑ Чиялек. 2023 елның 31 июль көнендә архивланган. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан
- ↑ История села Новый Кадермет. tatobzor.ru
- ↑ Суранчак. Исчезнувшие НП-2016.pdf, стр. 246
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 309нчы бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан. Справочник
- Соранчак. 2023 елның 31 июль көнендә архивланган. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан
- Суранчак. Исчезнувшие НП-2016.pdf, стр. 246