Эчтәлеккә күчү

Якты (Актаныш районы)

55°48′21″ т. к. 53°43′04″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Якты (Актаныш районы) latin yazuında])
Якты
Дәүләт  Россия
Карта

Якты (рус. Якты) ― Татарстан Республикасы Актаныш районына караган, 1965 елдан юкка чыккан торак пункт (авыл) [1].

Хәзерге Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы территориясендә, район үзәге Актаныштан 25 чакрым төньяк-көнбатыштарак, Бүләк һәм Буазкүл авыллары арасында урнашкан булган. Камбарка тимер юл станциясеннән 70 чакрым ераклыкта, Дербешка пристаненнән 20 чакрымда була[2].

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[4]

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елдан Актаныш районының Татар Ямалысы авыл советы, 1956 елдан ― Тат. Суыксу авыл советы, 1963 елдан ― Минзәлә районының Тат. Суыксу авыл советы составында[5].

50 кеше (1956, татарлар)[5].

1930 елда яңа торак пунктка Иске Семиостровтан күченеп килүчеләр нигез салган[2]. «Якты» күмәк хуҗалыгы төзелгән. 1944―1947 елларда колхоз белән Мәхмүзә Гомәрова (Тимерова, 1916―2006) идарә иткән. 1945 елда колхозчылар язгы чәчүне 1 майга төгәлләгәннәр, райкомның күчмә Кызыл Байрагына лаек булганнар[2]. Илдә күмәк хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте башлангач, 1950 елда «Байкал» (үзәге Бүләк авылы[6]), 1951 елда «Трактор» (үзәге Карт авылы[7]) хуҗалыклары белән, 1959 елда «Авангард» (үзәге Тат. Суыксу авылы[8]) хуҗалыгы белән берләшәләр, соңрак бөтенесе бергә «Гигант» хуҗалыгына әйләнәләр. Бөек Ватан сугышы елларында Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флотын тәэмин итүдәге хезмәтләре өчен «Гигант» хуҗалыгы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән (СССР Югары Советы президиумының 1985 елның 4 маенда чыккан Указы). Әлеге олы бүләккә һәр авылның да саллы өлеше кергән[2]. Авыл халкы Тат.Ямалы авыл җирлегенә керүче Бүләккә күченә[2]. 1965 елны 23 июлендә рәсми рәвештә торак пунктның яшәүдән туктавы игълан ителгән[2].

  • Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 458нче бит.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.