Иске Айман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Айман latin yazuında])
Иске Айман
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°30'36"тн, 53°31'38"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 333 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423739
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старое Айманово

Иске АйманТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Почта индексы — 423739.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Айман (1870 елда Базы һәм Киндер елгалары буендагы Аймак авылы) — Бүляр волосте (1866 елдан — Поисев волосте) Мушугин түбәсе башкортларының асаба җирләрендә нигезләнгән авыл[1]. Поисев волостеннән — дүрт, Минзәләннә 40 чакрым алыслыкта урнаша. Тарихи документларда 1896 елда Иске Айман авылы зур булмаган чишмә кырында тигезлектә урнашкан тип теркәлә. 574 кешегә ер бирелә, аларның 160-ы аерылып чыгып, Яны Айман авылын төзи. Халыкның көнкүреше турасында мәгълүмәтләр бик аз. 1870 елда авылда җил тегермәне, ике мәчет (шулай уҡ 1905 елда да мәчет икәү дип теркәлә), уның карамагында мәктәп, 1905 елда икмәк-иген запасы магазины, бакалея кибете була[1]. Айман авылы башкортларының 1812 елгы Ватан сугышында катнашуы турасында архив мәгълүмәтләре лә раслый: 1839нчы елгы формуляр исемлектә унда 5нче Башкорт полкының зауряд-хорунжийы,старшина ярдәмчесе «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» һәм «1812 ел» көмеш медальләре кавалеры Мырзакаев Ибраһим Айдагыл улының яшәве мәгълүм[1][2].

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1795 елда Айман авылында 8 йортта 43 башкорт, 54 типтәр яшәүе теркәлгән. 1816 елда 68 хуҗалыкта 634 башкорт яшәгән, аларның 8енең — ике, берсенең өч хатыны булган. 1834 елда 116 йортта 592 башкорт исәпкә кергән, 1859 елда 302 башкорт теркәлгән, 1870 елда 125 йортта башкортлар саны 952 булган. 1902 елда 221 йортта 535 асаба башкорт ир-атлар гына теркәлгән. 1905 елда 146 хуҗалыкта 801 кеше яшәгән[1].

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]