Базы
| Базы | |
|---|---|
| Кушыла: | Агыйдел |
| Кушылдыгы | Сюдан һәм Кикичу |
| Су җыю бассейны | Идел бассейны[d] |
| Бассейн мәйданы | 1590 км² |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 63 метр |
| Озынлык | 123 km |
, һәм
Базы — елга, Агыйдел елгасының сул кушылдыгы. Шаран районы Михайловка авылы көнчыгышка таба 2,5 км еракта башлана. Көньяктан төньякка табан Шаран, Чакмагыш, Илеш, Дүртөйле районннары буйлап ага һәм Агыйдел елгасы (тамагыннан 110 км еракта) коя. Озынлыгы 123 км, бассейн мәйданы 1590 км², тулай түбәнәюе 150 м. Башлыча кар суы белән туена. Еллык агымның 65% ы язгы (апр.—май), 20% ы җәйге-көзге (июнь—окт.), 15% ы кышкы (нояб.—март) чорларга туры килә. Илеш районы Рсай авылы тирәсендә уртача еллык су чыгымы 2,5 м³/с тәшкил итә. Бассейны Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньягында һәм өске пермьнең уфа ярусы һәм казан ярусының алевролитлары, комташлары, эзбизташлары, доломитлары, мергельләре һәм аргиллитларыннан торган Кама Агыйдел тигезсез уйсулыгында урнашкан. Ландшафтлары ярлы кара тупрактагы урманлы даладан тора, көнбатыш өлешендә соры урман тупрагында киң япраклы урманнар очрый. Бассейнның 8%ын урман каплаган, 65%ы сөрелгән. Иң зур кушылдыгы — Күәш (сул).
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 5 апрель көнендә архивланган (башк.)
