Шаран районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шаран районы
рус. Шаранский район
баш. Шаран районы
Герб
Coat of Arms of Sharan rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Sharan rayon (Bashkortostan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Республика

Башкортстан

Административ үзәк

Шаран

Нигезләү датасы

1935

Район башлыгы

Сәмигуллин Илгиз Мәгдән улы[1]

Рәсми телләр

башкорт теле, урыс теле

Халык саны (2010)

23 620 кеше

Мәйдан

1 384 км²

Шаран районы харитада

Сәгать поясы

MSK+2 (UTC+6)

Автомобиль номерлар коды

02, 102

http://www.sharanrb.ru

Шаран районы (рус. Шаранский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Шаран авылы Уфадан 180 км еракта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Туймазыда (35 км).

Географик сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шаран районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көнчыгыш өлешендә, Ык елгасының уң ягына урнашкан. Ыкның кушылдыгы Сөн елгасы районны урталай бүлә.
Авыл хуҗалыгы биләмәләре – 97 500 га (70,5%), ш.и. игеннәр – 52 655 га, көтүлекләр – 21 975, печәнлекләр – 22 603 га. Урманнар – 33075 га (24%).

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

12 авыл советына берләшкән 104 авыл бар. Иң эреләре – Шаран (5,54 мең), Наратасты (0,86 мең), Зирекле (0,94 мең), Түбән Зәет (0,79 мең).
2002 елгы сан алу буенча районда халык саны буенча беренче урында башкортлар (31,1 %), татарлар (27,3 %), 24 авылда марилар (20,2 %), урыслар (10,65%), чуашлар (10,2%) яши. Ләкин район хакимиятенең мәгариф бүлеге үк бу саннарның ялганлыгын исбатлый.

Сан алганда милли состав[2]

Ел татарлар марилар башкортлар
1939 34,1% 14,5% 13,3%
1970 38,9% 13,5%
1989 51,0% 6,4%
2002 27,3% 20,2% 31,1%

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 49,3%, мари теле — 18,8%, урыс теле — 15,2%, чуаш теле — 7,8%, башкорт теле — 7,0%.[3]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2002[4] 2008[5] 2009[6] 2010[7] 2012[8] 2013[9] 2014[10] 2015[11] 2016[12]
24 494 49 205 23 790 22 514 22 111 21 843 21 536 21 244 20 832

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта белем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009-10 уку елында 18 урта, 9 төп, 12 башлангыч мәктәп эшләгән. Аларда 3203 бала укыган. Шулар арасында татар балалары – 1624, мари балалары – 692, урыс балалары – 392, чуаш балалары – 333.
Шаран районы башкортлары балаларына туган телләрен өйрәнүнең барча мөмкинлекләре тудырылган. 6 мәктәптә 39 башкорт баласы телен өйрәнә, моңа өстәп башка милләт балаларына ул дәүләт теле буларак керә.
23 мәктәптә 1145 бала татар телен өйрәнә. Бу – татар балаларының 70,5% туган телен өйрәнә дигән сүз.
16 мәктәптә 466 мари баласы туган телен өйрәнә (67,3%). 4 мәктәптә 194 бала чуаш телен өйрәнә (58,3%).
Район мәгариф бүлеге биргән мәгълүмат буенча Шаран районында урыс балаларының 238 проценты (!) урыс телен 11 мәктәптә туган тел буларак өйрәнә.[13]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда төрле юридик формалы 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, шуларның 7се – кооператив, 6 ҖЧҖ, 3 муниципаль унитар предпприятие, 4 зур фермер хуҗалыгы (КФХ), 3 авыл хуҗалыгы предпприятиесе, 1 хосусый эшмәкәр. Шәхси хуҗалыклар – 7922.
Эшмәкәрләр саны – 543. Шуларның 36 – кече предприятие, 391 шәхси эшмәкәр, 116 КФХ. Кече эшмәкәрлек 3891 кешене эш белән тәэмин итә.
Район җиреннән ел да 0,2 млн т нефть суыртыла.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.sharanrb.ru/officials/161/
  2. Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
  3. http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml
  4. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. 3 февраль 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  5. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  6. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. 2 гыйнвар 2014 көнне тикшерелгән. 2 гыйнвар 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  7. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. 20 август 2014 көнне тикшерелгән. 20 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 31 май 2014 көнне тикшерелгән. 31 май 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 16 ноябрь 2013 көнне тикшерелгән. 16 ноябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  10. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. 2 август 2014 көнне тикшерелгән. 2 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  11. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. 6 август 2015 көнне тикшерелгән. 6 август 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  12. Калып:Население/2016AA
  13. http://www.sharanrb.ru/documents/253/

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]