Куергазы районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куергазы районы latin yazuında])
Куергазы районы
баш. Көйөргәҙе районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 31 гыйнвар 1935
Сурәт
Атама Көйөргәҙе районы
Дәүләт  Россия
Башкала Ярмалай
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 25 125 (2010)[1]
Мәйдан 2235 км²
Почта индексы 3533ХХ
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт kuyrgaza.tukaeva.ru
Җирле телефон коды 34757
Карта
 Куергазы районы Викиҗыентыкта

Куергазы районы (рус. Куюргазинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Ермолаево авылы – Уфадан 243 км ераклыкта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Стәрлетамакта. Куергазы башкорт теленнән тәрҗемә иткәндә “елга башы” дигәнне аңлата.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 31 гыйнварыннан үзаллы Куергазы районы 1952 елда Стәрлетамак өлкәсе, 1962 елдан Мәләвез районына керә. 1965 елдан Күмертау районы (үзәге шул исемне йөртүче шәһәр) булып исемләнә. 1992 елда БР Югары Советы Президиумы Указы белән Куергазы районы дип исемләнә башлый (үзәге — Ермолаево эшчеләр поселогы). Үзаллылык алу торак төзелешен киңәйтергә, юлларны асфальтлаштырырга һәм ремонтларга, торак пунктларга газ кертергә мөмкинлек бирде.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куергазы районы Башкортстанның көньягында урнашкан, аны хаклы рәвештә республиканың көньяк капкасы, дип йөртәләр. Ул Федоровка, Мәләвез, Күгәрчен районнары һәм Ырынбур өлкәсе белән чиктәш. Мәйданы 2238 км² тәшкил итә (авыл хуҗалыгы җирләре – 134,6 мең).

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясендә Күмертау шәһәре, Маячный бистәсе (2005 елдан авыл), 84 авыл урнашкан. Иң зурлары: Айчуак, Яңа Мораптал, Якшымбәт.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2][3]1959[4][5]1970[6][5]1979[7][5]1989[8][5]2002[9][5]2010[1]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
44 99836 41635 32628 62723 45425 58725 12522 98522 612

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агросәнәгать комплексы район икътисадының мөһим өлешен алып тора. Тоташ республикадагы кебек үк, заман үзгәрешләре аны да урап узмады. Районда 12 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы исәпләнә. Җаваплылыгы чикләнгән өч җәмгыять авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Үсемлекчелек продукциясенең төп өлешен ашлык һәм мал азыгы культуралары, шикәр чөгендере, көнбагыш, бәрәңге, яшелчә-җимешләр тәшкил итә. көнбагыш җитештерү буенча район республикада иң алдынгыларның берсе. Киров исемендәге, “Искра”, “Ватан” кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән “Заборьев-Агро” җәмгыяте районны (җирле инвестор) социаль-икътисади үстерүгә зур өлеш кертә. терлекчелектә малларның баш санын, ит һәм сөт җитештерүне арттыру буенча зур эш алып барыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. СССР җанисәбе (1939)
  3. Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  4. СССР җанисәбе (1959)
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  6. СССР җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. СССР җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.