Бөрҗән районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөрҗән районы latin yazuında])
Бөрҗән районы
Герб
Байрак
Файл:Flag of Burzyan rayon (Bashkortostan).png ng
Ил

 Россия

Статус

муниципаль район

Башкортстан

Административ үзәк

Иске Собханкул авылы

Нигезләү датасы

1930 ел

Глава

Әхмәтҗанов Динир

Халык саны  (2010)

16 667[1]

Мәйдан

4444 км²

Карта

Сәгать поясы

MSK+2

http://burzyan.ru/
Мәгарә, Бөрҗән районы

Бөрҗән районы (баш. Бөрйән районы, рус. Бурзянский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеИске Собханкул авылы.

Бөрҗән районы Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районы. Көньяк Уралының иң аз үзләштерелгән үзәк өлешендә урнашкан. Районның гомуми мәйданы 4 444 км² тәшкил итә. Күпчелек, 97% башкортлар яши торган район.

Бөрҗән районы 1930 елның 20 августында барлыкка килгән. Район үзәге булып Уфа каласыннан 390 км еракта урнашкан Иске Собханкул авылы тора. Мәйданы 4442 км². Халык саны 2010 ел башында 18,1 мең кеше (1970 — 14,2 мең; 1979 — 14,1 мең; 1989 — 14,2 мең; 1995 — 15,1 мең кеше), 2010 ел ахырында – 16 667 кеше. 35 авыл бар. Алар арасыннан халык чагыштырмача күп яшәгән авыллар: Иске Собханкул (3,7 мең, 1989) һәм Байназар (1,2 мең кеше).

Географик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясе көнчыгышта су аергыч Уралтау сыртына, Көнбатышта Калу сыртына барып терәлә. Алар арасында Кырака һәм Юрматау сыртлары ята. Аерым урыннарда абсолют биеклек 850—1040 м-га җитә. Район территорясенең нәкъ уртасыннан диярлек төньяктан — көньяк-көнбатышка таба Агыйдел елгасы, көнбатыш чигеннән Нөгеш елгасы ага. Җир астында барит, төзелеш ташлары, сәвер ташлар, кирпеч чималы, ком, мергел, доломит, магнезит яткылыклары бар, ләкин алар геологик җәһәттән бөтенләй диярлек тикшерелмәгән.

Җир өстенең таулы, тупрагының ярлы, укмашып каткан һәм юка булуы, территориясенең күп өлеше урманнар белән каплануы сәбәпле авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 41,3 мең га генә (бөтен мәйданның 9,3%), шул исәптән сөрүле җирләр 8,0 мең га тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы табигый көтүлекләр һәм печәнлекләр нигезендә малчылыкның ит-сөт тармагы буенча махсуслашкан. Умартачылык зур роль уйный.

Урман мәйданы 208,1 мең га, агач запасы 45,5 млн. м³. Агач әзерләү эше белән Бөрҗән урман хуҗалыгы шөгыльләнә. 2011 елда рөхсәт ителгән юл белән 30 мең куб. агач хәзерләнгән. Урманда урлашулар мәсьәләсе, республикадагы башка урман районнарындагы кебек үк, кискен тора.

“Шүлгәнташ", “Башкортстан" тыюлыклары оештырылган. “Шүлгәнташ"та Шүлгәнташ тау тишеге һәм кыргый чолык бал кортлары сакланып калган, ә “Башкортстан"да сирәк очрый торган хайван, балык (бөркет, карагош, кызылканат, бәрде һ.б.) һәм үсемлек (очкын юасы, яссы япраклы бойдан һ.б.) төрләре сакланып калган. Олы һәм Кече Бешәке елгаларында багыр балыгы табигый ысул белән саклана һәм үрчетелә.

Район территориясе туризм үстерү өчен кулай.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Бөрҗән районы республикада иң соңгы урыннарда бара. 1990 ел башыннан районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек һәм кош-корт ите җитештерү һәм сату күләмнәре сигез тапкыр диярлек кимегән. Җитештерүче эре хуҗалыклар калмаган. Бүген продукциянең 90 процентка якыны шәхси хуҗалыкларда җитештерелә.

Районда төп фондлар нык тузган. Эшкәртү производствосы буенча ул — 70 процент, авыл һәм урман хуҗалыгында — 65 процент. Бу да кичекмәстән хәл итүне таләп итүче проблема.

Район икътисадындагы торгынлык хезмәт базарындагы хәлне катлауландырган. Халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Бүген район икътисады үсешенә 2,5 мең кеше җәлеп ителгән. Шуларның 1 меңе — кече бизнес вәкилләре. Бу — яхшы күрсәткеч, уртача республика күрсәткеченнән югарырак. Шулай да халыкның үз эшен ачуы чарасызлыктан, белгечлеге буенча яисә яхшы хезмәт хакы түләнүче эш таба алмаганнан булуын аңларга кирәк. 2011 елда эш белән тәэмин итү хезмәтенә 566 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 45 проценты — яшьләр. Бу — бик хәвефле күрсәткеч. Нәтиҗәдә, халыкның районнан китүе күзәтелә. 2011 елда биредә яшәүчеләрнең 2 проценты күченеп киткән.[2]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2010[10]1 гый 2019[11]
961110 58413 84713 88614 18616 83916 69816 602

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]