Әлшәй районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлшәй районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әлшәй районы
Әлшәй районы
Альшеевский район
Герб
Coat of Arms of Alsheevo rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Alsheevo rayon (Bashkortostan).png
Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Раевский авылы

Нигезләү датасы

1935 ел

Башлык

Мостафин Дамир Радик улы

Халык саны (2010)

44 209

Мәйдан

2415 км²

Әлшәй районы харитада

Сәгать поясы

+6

Рәсми сайт (рус.) (башк.)

Әлшәй районы (рус. Альшеевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Раевский авылы (элекке станция).

1935 елның 31 гыйнварында барлыкка килгән. Административ үзәге итеп Раевский (Әлшәй) станциясе куела.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муниципаль район Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешендә Дим елгасының урта агымында урнашкан. Мәйданы 2415 км² тәшкил итә. Төньяктан көньякка 38 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 66 кмга сузылган.
Район башлыча дала җирләренә керә. Урманнар 15% территория алып тора.

Район җире авыл хуҗалыгы максатларына буйсындырылган. 82% җир авыл хуҗалыгы биләмәләренә керә, шуларның 73%ы эшкәртелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлыгы 44,2 мең кеше яши. 2002 ел сан алуы буенча 17 930 башкорт (район буенча 37%), 16 290 татар (33,7%), 10 661 урыс (22%), 1774 украин 952 чуаш бар. 1989 елгы сан алу белән чагыштырганда татар белән башкортлар урын белән алышканнар, чөнки ул чакта татарлар район халкының 40,5, башкортлар — 26,5%ын тәшкил иткәннәр. [1]

Райондагы иң зур татар авыллары (1989):

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2]1959[3]1970[4]1979[5]1989[6]2002[7]2010[8]
71 23062 21961 94652 16247 50048 39843 647

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 1 зур (Раевский янында), 6 вак нефть ятмасы бар. Аларны “Аксаковнефть” берләшмәсе файдалана.

Хезмәт базары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елгы мәгълүмат буенча матди җитештерү тармакларында шөгыле булган халыкның 60%ы (9665) катнаша. Җитештерми торган тармакта – 40% (6435 кеше). Оешма һәм предприятиеләрдә 7979 кеше эшли. Шул исәптән:

  • авыл хуҗалыгында 1015 кеше,
  • эшкәртү тармагында – 931 кеше,
  • электр энергиясен, газ һәм су чыгаралар һәм тараталар – 183 кеше,
  • төзелештә — 86 кеше,
  • сәүдә челтәрендә — 466,
  • кунакханә һәм рестораннарда – 36,
  • транспорт һәм элемтәдә — 955 кеше,
  • финанс эшчәнлек белән 73 кеше бәйле,
  • күчемсез милек, аренда һәм хезмәтләр 11 кеше күрсәтә,
  • дәүләт белән идарә итә, хәрби иминлек тәэмин итә һәм халыкны социаль яктан кайгырта 565 кеше,
  • сәләмәтлекне саклый һәм социаль хезмәтләр күрсәтә 565 кеше,
  • мәгарифтә 1977 кеше эшли,
  • коммуналь, башка социаль һәм шәхси хезмәтләр күрсәтәләр 263 кеше.

Рәсми яктан Әлшәй районында эшсезлек – 2,68% дәрәҗәсендә.[9]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлшәй районы мәгариф челтәренә 25 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар. Урта белемне 1 Раевский башкорт лицее, Раевский гимназиясе, 16 урта, 11 төп, 3 башлангыч, 1 “ачык” (сменалы), 2 өстәмә белем бирү учреждениесе бирә.

2010/11 уку елы башына район мәктәпләрендә 5238 бала укый, мәктәпкәчә оешмаларда 1293 бала тәрбияләнгән. Мәктәпләрдә 1116 кеше хезмәт куя, шул исәптән 613 укытучы.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның февраленнән район гәҗите чыга.

Татарча «Әлшәй хәбәрләре», урысча «Альшеевские вести», башк. «Әлшәй хәбәрҙәре».

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Население Башкортостана: национальный состав по районам
  2. ССҖБ җанисәбе (1939)
  3. ССҖБ җанисәбе (1959)
  4. ССҖБ җанисәбе (1970)
  5. ССҖБ җанисәбе (1979)
  6. ССҖБ җанисәбе (1989)
  7. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  8. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  9. Комплексная инвестиционная Программа социально-экономического развития муниципального района Альшеевский район Республики Башкортостан на 2010 – 2015 годы