Һәдия Дәүләтшина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һәдия Дәүләтшина latin yazuında])
Һәдия Дәүләтшина
Туган телдә исем Һәдия Лотфулла кызы Дәүләтшина
Туган 5 март 1905(1905-03-05)
Хәсән, Пугачев өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Үлгән 5 декабрь 1954(1954-12-05) (49 яшь)
Бөре (шәһәр), Башкортстан АССР, ССРБ
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР
ССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе(1967)

 Һәдия Дәүләтшина Викиҗыентыкта

Һәдия Дәүләтшина, Һәдия Лотфулла кызы Дәүләтшина (баш. Дәүләтшина Һәҙиә Лотфулла ҡыҙы, 1905 елның 5 марты, РИ, Самара губернасы, Николаевск өязе, Хәсән — 1954 елның 5 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Бөре) — совет язучысы, Салават Юлаев бүләге иясе (1967, вафатыннан соң).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елның 5 мартында Самара губернасы Николаевск (1918 елдан Пугачев) өязе (хәзерге Самара өлкәсенең Олы Черниговка районы) Хәсән авылында туган. 1954 елның 5 декабрендә Бөредә вафат.

Авыл мәдрәсәсендә, аннары совет мәктәбендә укыган. 1920 елда унбиш яшеннән күршедәге Диңгезбай авылында мөгаллимлек иткән. Ватандашлар сугышы чорында укытучы-комсомол әгъзасы Һ.Дәүләтшинаның тормышына куркыныч яный. Шуңа күрә аны Самара татар-башкорт педагогия укуханәсенә укырга җибәрәләр. Максим Горький әсәрләрен яратып укый, язучы һөнәре белән кызыксыну уяна.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәдия Дәүләтшинаны «Совет Көнчыгышының беренче талантлы хатын-кыз роман язучысы» дип атыйлар.

  • Беренче әсәре – «Сылукай-пионерка» хикәясе (1926) «Башкортстан яшьләре» гәҗитендә басыла.
  • «Айбикә» повестенда (1932) шуралар илендә яңа кеше барлыкка килүне Айбикә образы аша ышандырырлык итеп ачып биргән,

хатын-кызның холкын тирән ачкан, әсәрнең әдәби теле халыкчан, тасвирлы булуы белән аерылып тора.

  • «Башаклар дулкыны» повестенда (1932) күмәк хуҗалыклар оештыру елларында яшерен дошманнарга каршы көрәш барышында аерым шәхесләрнең бердәм көч булып туплана алуын күрсәтә, авыл кешесендә бердәмлек хисе ныгуын җанлы характерлар аша ачып бирә.
  • «Сырга сабагы» хикәясендә (1935) хатын-кыз образлары аша халыкның үткәндәге тормышын, гореф-гадәтләрен колоритлы итеп тасвирлауга ирешә.
  • «Хикәяләр шәлкеме» (1935) исеме астында сайланма әсәрләренең тәүге китабы басылып чыга.
  • Язучы илдә «Ыргыз» романы белән таныла. Әсәрне ул ун елдан артык (1942-1952) яза. Ләкин аерым планнары, кайбер вариантлары 1930 елларда ук уйланылган була. «Ялкынлы еллар» повесте (1932-1937) шушы романның башлангычы дип каралырга хаклы. Романда XX гасыр башы - 1902-1920 еллар арасындагы тарихи вакыйгалар сурәтләнә: беренче бөтендөнья сугышы, Октябрь инкыйлабы, Ватандашлар сугышы. Язучы туган халкының шул заман өчен мөһим сорауларын күтәрә. Төрле социаль төркемнәрнең характерлы типларын тудырып, әдәбиятта роман жанрының тел-стиль сыйфатларын баетты. Әсәрнең теле йөгерек, авыз иҗаты үрнәкләре белән баетылган. ССРБ язучылар берлегенең I корылтаенда (1934) Леонид Соболев романга югары бәя бирә: «Һәдия Дәүләтшинаның «Ыргыз» романын укымыйча торып, башкорт чынбарлыгын, аның тормышын аңлап җитү мөмкин түгел». Казакъ язучысы Сабит Муканов Һ. Дәүләтшинаның роман язуын иҗат каһарманлыгына тиңли. Роман аерым китап булып 1957 елда гына басылып чыга. 1961 елда романның тулырак икенче басмасы дөнья күрә. Шул ук елда Мәскәүдә рус телендә басыла. 1976 елда Алматыда басыла.

Марат Минһаҗетдинов (БДУ) язучының иҗатын өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклый (1965).[2]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елда БАССР хөкүмәте әдәбият, сәнгать, архитектура өлкәсендәге иң яхшы әсәрләрне билгеләү өчен Салават Юлаев исемендәге премия булдырды. Беренче премия Һәдия Дәүләтшинага «Ыргыз» романы өчен бирелә (вафатыннан соң).[3]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләтшина Һ. Л. Ыргыз : роман / Һәдия Дәүләтшина; Ә. Мирзаһитов кереш сүзе б-н. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1988. – 416 б. – 15000 д.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Минһаҗетдинов М. Һәдия Дәүләтшина: Тормышы һәм иҗаты. Уфа, 1966.

2. Совет Башкортстаны язучылары. Биобиблиографик белешмәлек. Уфа, 1988.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә