Слак (Әлшәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Слак (Әлшәй районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Слак
Ил Русия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Әлшәй районы
Координатлар 53°57'49"N, 54°42'51"E
Беренче телгә алу 1738
Халык саны 956 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5, җәен UTC +6
Почта индексы 452104

СлакБашкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. Слак авыл советы үзәге.

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 956 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлшәй районынын иң борынгы һәм иң зур авылларының берсе. Язма чыганакларга күз салсак, авылга беренче төркем мишәрләр 1738 елда күченеп килеп утырганнар. Рәсми рәвештә бу күченеп килү Яик-суба вулысының меңле ырыуның башкортлары белән теркәлгән. 1749 елның килешүе буенча Слакта 15 йорт искә алына, соңрак тагын шул ук кадәр гаилә өстәлә. Бераздан слаклылар тагын 25 йортны кертәләр.
Башта авыл Сөендек дип аталган (беренче килешүдә катнашкан һәм авылның мулласы булган Әхмәр Әбдрәхимовның туган авылы буенча), шуннан Әхмәр-мулла исеме буенча, соңрак елга исеме буенча Слак дип узгәртелгән.
Слак сөйләме (диалект) башка Башкортстан татарларыннан бик аерыла. Бу - авылның төп халкы мишәрләрнең типтәрләр, Казан ягы татарлары, башкортлар белән гасырлар агымында аралашып, туганлашып яшәүнең нәтиҗәседер.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1783 елда уткән рәвиз документлары буенча Слакта 4 типтәр һәм 780 мишәр теркәлгән;
1816 елда- 820 мишәр,6 типтәр һәм 40 ясаклы татар;
1834 елда- 1403 кеше,
1859 елда - 2161 кеше,
1917 елда Бәләбәй өязе Әлшәй вулысы Слак авылында 997 хуҗалыкта 5601 кеше яши. Бәләбәй өязе торак урыннары арасында Слактан Дәүләкән станциясе белән Бәләбәй үзе генә зур булган. Башкорт җирләрендә иртә күчеп килгәнлектән, халык патша заманнарында башкорт итеп языла. Мәсәлән 1917 елны да 4991 кеше башкортлар итеп теркәлгән, 431 – мишәрләр, 58 – урыслар, 57 – украиннар, 53 - типтәрләр.[2]
Өч ел үтүгә, 1920 елда яңа сан алу вакытында Слак вулысы Слак авылында кеше саны күпмедер кимегән: 985 йортта 5070 кеше яши. Аларның 3688 татарлар итеп язылган, тагын 1411 – “мөселман” итеп. Урыслар – 68 кеше.[3]

2002[4] 2009[4] 2010[1]
1186 1119 956

Рәсми рәвештә (2002 елда) Слакта 85% татарлар, ләкин бу мәгълүмат тулы түгел.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Слакта урта мәктәп эшли. Шулай ук китапханә, клуб бар.

Авылның атаклы кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Слак җирләре 8 авыл хуҗалыгын берләштергән «Эко-Агро» филиалы - «Отчизна» ҖЧҖ кулында. Авылда азмы-күпме эшкәртү тармагы да үсә: 2008 елдан сыра кайнату предприятиесе эшли, сөт эшкәртү заводы бар.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр азагында авылда 4 мәчет һәм ике мәдрәсә булган. Слак мәдрәсәсе XIX гасырда Уфа губернасында иң яхшы мәдрәсәләре арасында искә алына[5]. 1917 елга кадәр авылда 6 мәчет булган-шуның икесе әле һаман “исән”- берсе элеккеге мәдәният сарае йорты, икенчесе завод территориясында 2 катлы ярым җимерек бина.

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]