Никифар
Никифар | |
Нигезләнү датасы | 1742 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Никифаровский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Никифаровский сельсовет[d] |
Халык саны |
1020 (2002)[2], 941 (2009)[2], 845 (2010)[3] |
Почта индексы | 452131 |
Рәсми веб-сайт | nikifar.ru |
Никифар — Башкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. Слак авыл советы үзәге.
2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 845 кешенең яшәве мәгълүм.[4]. Карамалы елгасы Дим белән кушылган җирдә урнашкан.
Тарихи мәгълүматлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Никифар авылының килеп чыгышы бик кызыклы. Бу урынга иң беренчеләрдән булып Никифор исемле тегермәнче килеп утырган һәм Җәй-Хуҗа елгасында су тегермәне төзеп җибәргән. Архивлардагы язмаларга караганда Никифар авылы 1746 елда барлыкка килгән. 18 гасырда Никифор авылы дип йөртелгән. 19 гасыр азагында гына рәсми рәвештә Никифар исеменә әйләнерелгән. Милләтләре буенча авылда татар, башкорт, чуаш, удмурт, рус халыклары яшәгән. Авыл тирәсендәге урыннар әле булса алар исемен йөртә: Андрей бүләк, Роман төбәге, Смиркә, Рус ташлыгы. 1782 елда авылга Казан губернасыннан татарлар күчеп килә, алар яшәгән урамны Казаннар урамы дип исемлиләр. 19 гасыр азагында авылда 113 йорт, мәчет, тегермән, биш кибет, базар, умарталык булган. Октябрь революциясенә кадәр авылда 335 йорт, 3 мәхәллә, 3 мәчет булган. Өйләр читән балчыктан салынган, түбәләре саламнан булган.
Гражданнар сугышы вакытында авыл аша “кызыллар” һәм “аклар” өч тапкыр үтә. 1920 елда Гафуров Мәҗит җитәкчелегендә беренче совет мәктәбе ачыла, ул Залилов Габдрахман өендә урнаша. 1930 елда “Казаннар” һәм “Никифар” колхозлары төзелә, ә 1931 елда аларны бер “Правда” колхозы итеп берләштерәләр, аның рәисе Ганиев Бәхтигәрәй була.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Колхоз фронтка 4 автомашина, 200 ат җибәрә. Авылдан 476 кеше сугышка китә. 226 якташыбыз туган җиргә әйләнеп кайта алмый. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә безнең авылда ике һәйкәл төзелгән. Авылдан 115 кеше орден, медальләр белән бүләкләнгән.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1917 елда Бәләбәй өязе Гайниямак вулысы Никифар авылында 376 хуҗалыкта 2194 кеше яшәгән. 1622 типтәр, 382 – татар, 66 – украиннар, 56 – руслар, 20 - башкортлар.[5]
Өч ел үтүгә, 1920 елда яңа сан алу вакытында Гайниямак вулысы Никифар авылында кеше саны күпмедер кимегән: 376 йортта 2045 кеше яши. Аларның 1726 - татарлар, тагын 271 – “мөселманнар” итеп. Руслар – 48 кеше.[6]
2002[7] | 2009[7] | 2010[4] |
---|---|---|
1020 | 941 | 845 |
Рәсми рәвештә (2002 елда) Никифарда 74% татарлар, ләкин бу мәгълүмат тулы түгел.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Никифарда урта мәктәп эшли, 2010-11 уку елында 149 бала укыган. Шулай ук китапханә, клуб бар.
Географик урынлашу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- район үзәгенә кадәр (Раевский): 45 км
- тимер юл станциясенә (Аксеново): 12 км
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ 4,0 4,1 Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-21
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
- ↑ М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав. Москва, 2009(үле сылтама)
- ↑ 7,0 7,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..