Әмир Мәхмүдов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмир Мәхмүдов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әмир Мәхмүдов
Туган телдә исем Әмир Гобәй улы Мәхмүдов
Туган 28 июнь 1947(1947-06-28)
Башкортстан, Әлшәй районы, Габдрәшит авылы
Үлгән 15 май 2018(2018-05-15) (70 яшь)
Казан
Яшәгән урын Әпсәләмев урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь, язучы, галим, тәнкыйтьче, педагог, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Сәгыйрә
Балалар 5 кыз: Алсу, Айгөл, Энҗе, Чулпан һәм Гөлшат
Ата-ана
  • Гобәйдулла (әти)
  • Нәзыйрә (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Медаль имени М. Джалиля

Әмир Гобәй улы Мәхмүдов — шагыйрь, язучы, галим, тәнкыйтьче, педагог, җәмәгать эшлеклесе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 28 июнендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туган. Әлшәй районы үзәге Раевка бистәсе урта мәктәбен тәмамлагач, 1965-1969 елларда Бөре дәүләт педагогика институтының урыс филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1969-1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1970-1973 елларда Мәскәүдә Н.К.Крупская исемендәге педагогика институтының эстетика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм, М.Җәлил иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре турында фәнни хезмәт язып, диссертация яклый.

1974-1981 елларда Әмир Мәхмүдов СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1981 елның көзеннән ул – Казан дәүләт педагогика институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты. Әмир Мәхмүдов 1960 нчы елларда яза башлый. Беренче шигырьләре район газетасында 1963 елда чыга. Шуннан бирле төрле шигъри әсәрләре белән Башкортстан һәм Татарстанның республика матбугатында, соңга таба урысча тәрҗемәдә үзәктәге газета-журналларда даими катнашып килә. 1983 елны Татарстан китап нәшриятында «Матурлык тантанасы» исемле җыентыгы дөнья күрә. 1972 елдан башлап Әмир Мәхмүдов әдәби тәнкыйть, әдәбият белеме өлкәсендә дә актив эшли. Аның М.Җәлил, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Г.Камал, К.Насыйри кебек классик язучылар иҗатына багышланган аерым мәкаләләре, ана теленнән тыш, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә дә басылып чыга. Авторның 1980 елда урысча дөнья күргән «Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля» исемле китабы исә шагыйрьнең эстетик карашларын махсус алып өйрәнгән-анализланган беренче хезмәт буларак кызыклы.

1990 еллар башында Казанда Суверенитет исемле гәзит чыгара. 2018 елның 15 маенда Казанда вафат, туган авылында җирләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]