Хәмит Әюпов (1914)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәмит Әюпов (1914) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 15 гыйнвар 1914(1914-01-15) яки 28 июнь 1908(1908-06-28)
Туу урыны Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе[1]
Гайниямак, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе[1]
Шабай, Борай вулысы, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 26 март 1987(1987-03-26) яки 27 ноябрь 1980(1980-11-27)
Үлем урыны Уфа, РСФСР, СССР
Казан, РСФСР, СССР
Һөнәр төре галим
Академик дәрәҗә ветеринария фәннәре докторы[d]
Активлык урыны Башкорт дәүләт аграр университеты
Бүләкләр

Әюпов Хәмит Вәли улы (15 гыйнвар 1914 ел — 26 март 1987 ел) — галим-ветеринар, югары мәктәп укытучысы.

1964-1983 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында фәнни эшләр буенча проректор, бер үк вакытта 1978-1985 елларда кафедра мөдире. Башкорт АССРның VIII чакырылыш Югары Советы депутаты. Ветеринария фәннәре докторы (1969), профессор (1970). РСФСРның (1974) һәм Башкорт АССРның (1964) атказанган фән эшлеклесе. «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры (1971).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмит Вәли улы Әюпов Уфа губернасы Бәләбәй өязе[2] Гайнәямак авылында туган.

1942 елда Чиләбе өлкәсенең Троицк каласындагы ветеринария институтын тәмамлаган.

БАССР‑ның Бишбүләк районында баш ветеринар врач булып эшләгән.

1945 елдан алып Башкортстан фәнни‑җитештерү ветеринария лабораториясенең бүлек мөдире, 1960 елдан белән бер үк вакытта директор урынбасары булып та эшләгән.

19641983 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында фәнни эшләр буенча проректор, бер үк вакытта 19781985 елларда патофизиология, микробиология һәм вирусология кафедра мөдире дә булган.

Фәнни тикшеренүләре хайван гельминтларының биологик һәм эпизоотологик үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган. Хәмит Вәли улы Башкортстан биләмәләрендә паразит селәүсеннәрнең 2 яңа төре, җир өсте моллюскларының 19 төре һәм хайваннарда дикроцелиоз тудыручы трематодларның вакытлы хуҗалары булган кырмыскаларның 3 төрен ачыклаган. Дикроцелиоз һәм фасциолёз булганда хайваннарны гельминтлардан чистарту өчен хлорофос һәм гексахлорэтан куллану методикасын эшләгән. 150‑дән артык фәнни хезмәт һәм 14 уйлап табу авторы.

19601987 елларда Бөтенсоюз гельминтологлар җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе.

Башкорт АССРның VIII чакырылыш Югары Советы депутаты.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт АССР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1964).
  • РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1974)
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (1971).
  • «Хезмәт ветераны» медале (1986)[3]

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Печёночные гельминтозы сельскохозяйственных животных. Уфа, 1963 (автордаш)
    • Меры борьбы с паразитарными болезнями сельскохозяйственных животных. Уфа, 1968 (автордаш).
    • Дикроцелиоз животных. Уфа, 1980.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. Хәзер Башкортстан Республикасы Әлшәй районы
  3. Указ Президиума ВС Башкирской АССР от 11.03.1986 «О награждении медалью „Ветеран труда“ трудящихся Советского района города Уфы»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әюпов Хәмит Вәли улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 16 гыйнвар 2019)
  • Аюпов Хамит Валеевич [1]
  • Культиватор для выращивания хлорлы [2]
  • Аюпов Хамит Валеевич — Современные методы ветеринарной обработки животных[3]